Конкурс!

7 декабря 2016 г., среда

“Яңа ел маскарады”

костюмнар бәйгесе нигезләмәсе.

 

  1. Бәйгене оештыручылар.

Актаныш үзәк балалар китапханәсе.

 

  1. Бәйгенең максаты һәм бурычлары.

2.1. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан балаларда бәйрәм мохиты тудыру;

2.2. Балаларның һәм әти-әниләрнең фантазияләрен, уйлап табу сәләтләрен үстерү;  

2.3. Талантлы балаларны ачыклау һәм талантларын үсәргә булышлык итү;

2.4. Балалар һәм әти-әниләрне әдәби геройлар аша китап укуга тарту һәм китапханә белән  

       кызыксынуларын арттыру.

 

  1. Бәйгедә катнашучылар.

Бәйгедә Актаныш районы җирлегендә яшәүче 7 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар катнаша ала, әти-әниләре белән берлектә яки мөстәкыйль рәвештә.

 

  1. Костюмнарга таләпләр.

Костюм үзең теләгән техникада (тегү, бәйләү, кәгазьпластика) үз кулларың белән эшләнгән булуы  шарт. Магазиннан сатып алынган әзер костюмнар бәйгегә кертелми.

 

  1. Бәйгене үткәрү вакыты һәм номинацияләре.

Бәйге 5 декабрьдан – 29 декабрь аралыгында, түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  1. “Фрик-костюм” – ирекле тема ( әкият һәм мультфильм геройлары, китап һәм кино геройлары);
  2. “2017 елның шартлы билгесе” костюмы – Әтәч елы.

 

  1. Бәйгенең этаплары.

Бәйге ике этаптан тора:

1 этап – 5 декабрьдан 25 декабрь аралыгында.

“Өй эше” – югарыда әйтеп үтелгән техникалар буенча (тегү, бәйләү, кәгазьпластика) костюмның моделен иҗат итү. Бәйгегә номинацияләр буенча бер генә костюм әзерләнә.

2 этап – 29 декабрь.

“Йомгаклау” – Актаныш үзәк балалар китапханәсе оештырган “Простоквашинода Яңа ел тамашасы” бәйрәм кичәсендә һәр катнашучы үз костюмын тәкъдим итә. Җиңүчеләр жюри әгъзалары катнашында шунда билгеләнәчәк.

 

  1. Бәйге эшләрен бәяләү.

Бәйге эшләре 5 балл белән бәяләнә:

  • уйлап тапкан модель башкаларга охшамаган, үзенә бертөрле, бердәнбер булырга тиеш;
  • костюмның бәйге номинацияләренә туры килүе шарт;
  • бәйгедә катнашучылар үзләре иҗат иткән костюмны шигырь, җыр яки сүз ярдәмендә тәкъдим итәргә тиеш. Артистлык осталыгы да исәпкә алыначак.

 

 

  1. Бәйгегә йомгак ясау.

1. “Яңа ел маскарады” бәйгесенә йомгакны 29 декабрь көнне оештыручылар ясый.

2. Җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны бүләкләү “Простоквашинода Яңа ел  

   тамашасы” бәйрәм кичәсендә булачак.

3. Бүләкләүләр ике номинациядә узачак:

            - 7 яшьтән – 10 яшькә;

- 11 яшьтән – 14 яшькә.

4. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган маскарад костюмнары

   фотокүргәзмәсен 29 декабрьдан соң Актаныш үзәк балалар китапханәсенең

   “В КОНТАКТЕ” төркеменә кереп карый аласыз.

 

  1. Бүләкләүләр.

Бәйгедә җиңүчеләр грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәләр. Калган балалар рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

 

  1. Бәйгедә катнашу өчен заявка бирү тәртибе.

Бәйгедә катнашу өчен заявканы 22 декабрьга кадәр Актаныш үзәк балалар китапханәсенә китереп бирергә ( 22 декабрь соңгы көн). Заявка үрнәге түбәндә бирелә.

 

 

 

 

 

 

 

 

“Яңа ел маскарады” 

костюмнар бәйгесендә катнашу өчен заявка.

 

 

  1. Катнашучы баланың И.Ф.О. _______________________________________________________________________
  2. Укыган мәктәбе _________________________________________________________
  3. Тулы яше __________
  4. Җитәкчесе ______________________________________________________________
  5. Элемтә өчен телефон номеры ________________________________
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International