Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү бара. Сүзебез бүген “Башак” хуҗалыгы турында булыр. “Башак” ҖЧҖ җитәкчесе Хәлил Хуҗин сүзләренә караганда, хуҗалыкта терлекләрне балансланган яхшы сыйфатлы азык белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Соңгы 1-2 елда баш саннарын арттыру өстендә дә зур эш алып барыла хуҗалыкта. Бүгенге көндә биредә 2100 дән артык баш мөгезле эре терлек санала. Шуңа күрә елдан-ел терлек азыгының күләмен һәм сыйфатын арттыру буенча күләмле эш башкарыла. Агымдагы елда 2015 ел белән чагыштырганда, терлек азыгы культуралары 10-15% ка күбрәк.
Бүгенге көндә хуҗалык басуларында терлек азыгы әзерләү бара. Бу эшләрне оптималь вакыт аралыгында башкарып чыгу өчен техника паркы да ныгытылган. Дон-680 комбайны, турагыч комбайны, үзйөрешле Челенджер чапкычы, тагылмалы Камаз машинасы алынган, шулай ук пресслар, тагылма чапкычлар яңартылган.
“Башак” хуҗалыгында 1500-1600 т печән әзерләү, 10 мең тоннадан артыграк сенаж салу, 8 мең т силос әзерләү планлаштырыла.