Добро пожаловать на Сабантуй!

2 июня 2016 г., четверг

Район Сабантуе 5 июньдә 10 сәгатьтә театральләштерелгән тамаша белән башланып китәчәк. Алдынгылар бүләкләнәчәк, тәбрикләүләр көтелә.

Бәйрәмнең 2 нче өлеше төрле төр ярышларда үзеңне сынап карарга мөмкинлек бирәчәк.

Пляж волейболы (09.00 сәг.):ир-атлар, хатын-кызлар.

Милли көрәш (11.10 сәгать): балалар 1998 елгы һәм яшьрәкләр (паспорт белән килү мөһим)– 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65 кг, аннан авыр үлчәүдә;

зурлар – 60, 70, 80, 90кг. һәм аннан югары. Ветераннар– абсолют үлчәмдә.

Гер күтәрү (11.10 сәг.): яшьләр – 22 яшькә кадәр  60 кг. кадәр, 2х16 кг; 75 кг.га кадәр, 2х24, 75 кг. һәм аннан югары 2х24 кг.

Зурлар – 2х32 кг., 75 кг. кадәр һәм югары.

Волейбол (11.10 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.

Шахмат (11.10 сәг.): балалар, зурлар, ветераннар.

Озынлыкка, биеклеккә сикерү (11.40 сәг.): хатын-кызлар, ир-атлар.

Чүлмәк вату (11.40 сәг.): балалар.

Картинг (11.40 сәг.): кызлар, егетләр (балалар).

Йөгерү (12.10 сәг.): хатын-кызлар – 400 м., 1000 м. ир-атлар– 800 м, 2000 м.

Капчык белән сугышу (12.10 сәг.): балалар, хатын-кызлар, ирләр.

Атлар чабышы (12.10 сәг.): токымлы атлар, бригадир атлары, җайдаклар.

Утын кисү (12.10 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.

Кул көрәштерү (12.40 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.

Йомыркалы кашык кабып йөгерү (12.40 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар, балалар.

Авыш баганага менү (13.10 сәг.): барлык теләүчеләр.

Чиләк белән су ташу (13.10 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.

Ласта киеп йөгерү (13.10 сәг.): балалар, ир-атлар, хатын-кызлар.

Әтәчле баганага менү (13.10 сәг.): барлык теләүчеләр.

Муенга киеп аркан тартышу (13.40 сәг.): балалар, ирләр, хатын-кызлар.

Җилем көймәдә узышу (13.40 сәг.): ир-атлар, хатын-кызлар.

Капчык киеп йөгерү (13.40 сәг.): балалар, зурлар.

Иң көчле кешене билгеләү (13.40 сәг.): покрышка тәгәрәтү, тимер күтәрү, машина тарту –ир-атлар.

Ваннадан балык тоту (13.40 сәг.): барлык теләүчеләр.

Җилем тарту (13.40 сәг.): барлык теләүчеләр.

Масс реслинг (13.10 сэг.): ир-атлар, хатын-кызлар.

Барлык райондашларыбызны, күрше районнарда, читтә яшәүче кунакларны, якташларыбызны бәйрәм аланына чакырып калабыз. Сабантуйлар күңелле узсын, бәйрәмебез мөбарәк булсын!

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International