Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.
Балалар! Сезгә шатлык һәм сәламәтлек телибез, якыннарыгызның игътибарын, кайгыртуын, мәхәббәтен тоеп яшәгез. Сезнең йөзләрегездә һәрвакыт бәхетле елмаю балкысын, әти-эниләрегез сезнең белән горурлансын.