В районном дворце культуры состоялся концерт, посвященный детям войны

6 мая 2016 г., пятница

Сугыш беткәнгә дә 71 ел узып бара, әмма аның дәһшәте - көл булган шәһәр, авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр, әби-бабайлар каберлегендә. Аның сары сагышы әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар утлы елларда туган балалар, шуңа күрә сабыр, нык алар.

6 май көнне Актаныш районы мәдәният сараенда, сабый килеш иңнәрендә сугыш авырлыгын күтәргән сугыш чоры балаларын хөрмәтләү максатыннан, “Еллар аша дан җырлыйк без Бөек Җиңүгә” дип аталган кичә үткәрелде.

Кичә башланганчы, мәдәният йортының фойе өлешендә әзерләнгән чәй табыны кунакларның күңеленә бәйрәм хисе өстәде. Килгән кунакларның игътибарына “Сугыш чоры балалары” дигән фотокүргәзмә дә тәкъдим ителде.

Очрашу-кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын үтәүче Ойгөл Мирзашәрипова үзенең теләкләре белән уртаклашты, чарада катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде.

Бәйрәмнең барышында туган җирләре өчен сугыш кырларында башларын салган, сугыштан әйләнеп кайтып та инде безнең арабыздан киткән якташларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Кичә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән,  сугыш темасына, сугыш чоры кешеләренең фидакарь хезмәтенә багышланган шигырьләр, җырлар, биюләр белән уралып барды.

Бәйрәм кичәсе килгән кунакларның күңелендә җылы хисләр калдырды. Алар чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтеп саубуллаштылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International