В районной мечети Актаныша прошел праздник «Алифба»

19 апреля 2016 г., вторник

Әлифба бәйрәме Актанышта менә тугызынчы ел инде олылап уздырыла. Авылларда да зурлап, бер-береңә хөрмәт күрсәтеп билгеләп үтелә ул. 19 апрельдә шундый күркәм кичә  Җәмигъ мәчетендә узды.

Гарәп алфавитындагы 28 хәрефне, аларның укылышын, язылышын, ислам дине нигезләрен, Коръән сүрәләрен, догаларын быел 15 кеше үзләштергән. Ә өйрәнүчеләр тагын да күбрәк. Бу язда укуларын тәмамлаган төркемне Рәйсәлә Шәвәлиева җитәкләде. Җәмигъ мәчетенә Актаныш, Байсар, Кыр-Каентүбә, Сәфәр авылларыннан килеп сабак алган әлеге төркемдә хатын-кызларыбыз.

Гыйлем алырга беркайчан соң да, иртә дә түгел. Шуңадырда, мәчеттә гыйлем алучылар арасында яшьләрдән алып җитмеш яшен узган ханымнар да белем туплый. Кеше гомер буе гыйлем алса да, гыйлем савытын тутыра алмый. Бишектән ләхеткәчә укыганда да гыйлем савытында урын кала.

Чара башында Җәмигъ мәчете имам-хатибы Руслан хәзрәт Мортазин җыелган мөслимәләргә үгет-нәсихәт белән вәгазьле чыгыш ясады.

Аннан соң уку елын тәмамлаган төркем дәрес формасында тәрбияви, белем арттыручы чыгыш күрсәттеләр. Монда фикх кагыйдәләре дә, гакыйдә, сира, хәдисләр, вәгазь сөйләү, Коръән уку, аны тәрҗимә итү, гарәпчә язу- җөмлә төзү, дога кылырга өйрәнү - барын да күрсәттеләр. Дүрт ел буена гыйлем туплауларының нәтиҗәсе зур икәне күренеп тора.

Кичә барышында бер ел гына белем алган мөслимәләр дә, белем бирүче мөгаллимәләр дә, кунак булып килгәннәр дә үз теләк-фикерләрен җиткерә алдылар.

Чара ахырында чыгарылыш төркем мөслимәләре үзләренә белем бирүдә күп көч куйган, Изге китап “Коръәни-Кәрим”не үзләштерергә хезмәт куйган мөгалиммәләре Рәйсәлә Шәвәлиевага үзләре чыгарган мөнәҗәт белән рәхмәтләрен җиткерделәр.

Кулыбызга Коръән алырга вакыт җитте. Коръәннән олуг нигъмәт юк. Коръәнне укыган һәм укыткан кеше – иң хәерле кеше!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International