Заседание Совета Актанышского местного отделения ВПП «Единая Россия»

21 декабря 2015 г., понедельник

18 декабрь  көнне  хакимият бинасының утырышлар залында "Бердәм Россия" Актаныш җирле партиясенең сәяси Совет утырышы булып узды. Утырышта Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, "Бердәм Россия" Актаныш җирле партия башкарма комитет җитәкчесе Нурулла Нурлыев һәм авыл җирлеге башлыклары катнаштылар. Көн тәртибендә 3 мәсьәлә каралды:

  1. Яңа кабул ителгән Партия членнарына партия билетлары тапшыру;
  2. “2015 елда сайлау кампаниясе йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында” “Бердәм Россия” Татарстан региональ бүлегенең 23 нче Конференциясе карарын үтәү буенча партиянең Актаныш җирле бүлекчәсе алдында торган бурычлар;
  3. “Бердәм Россия” сәяси партиясе Актаныш җирле бүлекчәсе тарафдарларының җирле советы турында.

 

“Бердәм Россия” патиясенең яңа кабул ителгән членнарына партия билетларын тантаналы төстә тапшырып узгач, көн тәртибенең икенче соравын карауга күчтеләр.

30 ноябрьдә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан Региональ бүлеге 23 нче Конференциясенең 2 нче этабы үткәрелде. Конференциядә “2015 елда сайлау кампаниясе йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында”гы, Региональ контроль-ревизия комиссиясен тулыландыру мәсьәләләре каралды һәм Партиянең 15нче съездына делегатлар сайланды. Безнең өчен куанычлысы шул, Партия съездына делегат булып Теләкәй башлангыч секретаре Мусина Гөлнара сайланды.

2016 елда төп бурычларынң берсе булып РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясенә әзерлек тора.

Конференциядә куелган бурычларны аңлату өчен Актаныш җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Нурулла Нурлыев чыгыш ясады.

                      

“Бердәм Россия” сәяси партиясе Актаныш җирле бүлекчәсе тарафдарлары советы составы расланды. Аның рәисе итеп Илшат  Габдулхаев, урынбасары итеп Руслан Сафиуллин сайланды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International