Хөрмәтле райондашлар! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм.
Татарстан Республикасы Конституциясе – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып кабул ителгән төп кану ул. Безнең Конституциябез кеше шәхесенең бөтен яктан үсеше зарурлыгыннан чыгып эш итә.
Татарстанның төп законы дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә органнарының эшчәнлек даирәсен төгәл билгели.
Тарихи күзлектән караганда, кыска гына чор эчендә күп өлкәләрдә республикабыз, шул исәптән, районыбыз ирешкән уңышлар республиканы төп канунында беркетелгән тотрыклы икътисади һәм социаль үсештә сайлап алган курсның дөреслеген раслады.
Татарстанның һәм Россиянең бүгенгесе һәм кидәчәге турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп, республикабыз, тулаем алганда, төрле социаль-сәяси процессларда актив катнаша. Бу безнең сәяси тормышыбызда тотрыклылыкны саклый. Социаль һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итүдә мөстәкыйльлекне арттыру курсы, димәк, эзлекле төстә гамәлгә аша дигән сүз.
Хөрмәтле райондашлар! Һәрберегезнең хокуклары яклануын һәм канун белән ныгытылган бурычларыгызны үтәп яшәвегезне телим. Сау-сәламәт һәм шат күңелле булыгыз. Гаиләләрегезгә имин тормыш юлдаш булсын. Ил-көннәребез тыныч булсын.
Фаил Камаев, муниципаль район башлыгы