“Халык контроле” системасы аша кергән мөрәҗәгатьләр буенча киңәшмә

7 октября 2015 г., среда

“Халык контроле” системасы аша кергән мөрәҗәгатьләрне эшләү  турында киңәшмә булып узды, аны район башкарма комитеты җитәкчесе  Илнар Фаттахов алып барды. Җыелыш барышында 7 гаризаны алга таба хәл итү каралып узды.

Җыелышта "Татавтодорстрой” җәмгыяте җитәкчесе Рахимян Мансуров, район торак-комуналь хуҗалык җитәкчесе Римма Кустова, Аеш авыл башлыгы Ильдус Закиров, Югары Яхший авыл совет башлыгы Завгария Зиннатуллина, Яна Әлем авыл советы башлыгы Дилбәр Әнварова, Иске Богады авыл советы башлыгы Рамил Әмиров катнаштылар.

Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр “Халык контроле” системасында Актаныш районы башкарма комитет исеменә барлыгы 24 гариза теркәлгән, шулардан 10сы юл мәсьәләсе буенча, 1 гариза санитар торыш буенча,  2 мөрәҗәгать юлларны төзекләндерү һәм карау турында, 11 гариза территория  төзекләндерү. Шуларнын 3 се бугенгесе көндә  планнаштырылган, 4 се эшләнә һәм берсе дәлилләп кире кагылган. Бугенге конгә кадәр 16 гариза эшләнде.

 

1 нче булып Аеш авыл советы башлыгына сүз бирелде. Юл авыл башыннан алып мәктәпкә кадәр начар хәлдә дип гариза кергән иде. Бу гаризаны хәл итү өчен 1 ноябрьга кадәр вакыт бирелде. Гариза планнаштырылды.

2 нче гариза Актаныш авылы Б.Давлетов урамы буенча иде. Бу гариза буенча тиешлечә хат язып, заявканын авторына анлату өчен дип йөкләмә бирелде.

3 нче гариза Актаныш авылы Татарстан урамына лежачий полицейскийлар куярга дип кергән иде. Бу заявка шулай ук 1 ноябрьга кадәр эшләргә дип планнаштырылды.

4 нче гариза Табанлы кул авылының  урамнары начар хәлдә дип кергән иде . 1ноябрьга хатле грейдерлап эшләп бетерергә дип йөкләмә бирелде.

5 нче гариза Богады авылы Колхозная урамы буенча. Бу мөрәҗәгать эшләнде дип җавап куярга кушылды. Чөнки бу заявканың эшләре эшләнгән иде.

6 нче гариза Яна Әлем авылы Тукай урамы буенча 2016нчы елнын 1 сентяберенә кадәр дип срок куелды, бу участок 2016 елның программасына кергән.

7 нче гариза  Актаныш авылы Промзона, 44 адресы буенча урнашкан  КНС-2 объект буенча җаваплы итеп Кустова Р. билгеләнде. Гаризаны авторына анлатып җиткерергә кушылды (эшләре эшләнгән).

Киңәшмә ахырында 7 гаризаның 4 се планга куелды һәм 3 сорау эшләнеп бетте, авторларга җаваплар җибәрелде. 

 

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International