Өлкәннәребезгә якты караш, җылы сүз дә үзе олы бүләк

2 октября 2015 г., пятница

1 октябрь көнне, “Яшьлек” мәдәни үзәгендә  район ветераннар советы оешмасының Халыкара өлкәннәр көненә багышланган киңәшмәсе узды. Анда район башлыгы Фаил Камаев, районыбыз кураторы – Федераль Казначылыкның ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, ТР медико-социаль экспертиза бүлеге җитәкчесе Ригель Низамов, район ветераннар советы җитәкчесе Нурулла Нурлыев, авыл җирлекләре башлыклары, район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре катнашты.

Җыелышта 7 сорау каралды: районда, авыл җирлекләрендә урнашкан ветераннар советларының эшчәнлегенә аналаз, район буенча Эчке Эшләр Министрлыгының ветераннар советы эшчәнлеге турында, халыкны социаль яклау закончалыкларындагы үзгәрешләр турында, “Ак калфак” оешмасы эшчәнлеге хакында чыгышлар  булды.

 Киңәшмә азагында Фаил Камаев юбилярларны котлады, үз эшенең осталарына “Мактау грамоталары” һәм “Мактаулы ветеран” исемен тапшырды.

 

Киңәшмәдән соң, район җитәкчелеге һәм район кунаклары Пучыда урнашкан Картлар йортына өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләргә киттеләр. Кунакларның бүләкләре дә мулдан булды. Федераль Казначылыкның ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов өлкәннәргә кием-салымнар алып килгән һәм Картлар йортына финанс яклап ярдәм күрсәтте, ә ТР медико-социаль экспертиза бүлеге җитәкчесе Ригель Низамов өлкәннәргә укырга, гуманитар гимназиягә һәм ветераннар йортына 3000 данә китап бүләк итте. Өлкәннәребезгә якты караш, җылы сүз дә үзе бер олы бүләк булып тора.

Федераль Казначылыкның ТР буенча бүлегенең яшьләр советы үзенең концерт номерларын күрсәттеләр, шулай ук Пучы балалар иҗат йорты укучылары да өлкәннәрне матур җыр-биюләре белән куандырдылар. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International