Актанышта авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза

1 октября 2015 г., четверг

Бүген, 1 октябрьдә районыбызның 3 мәйданында – Актанышта, Аскы Актанышта, Пучыда - Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Ярминкәгә районның барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр – фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, мәктәпләр, авыл җирлекләре, җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка чамалы бәяләрдән яшелчә, сөт, май, бал, ит продукциясе, бөртек, шикәр кебек беренчел продукция тәкъдим иттеләр.

Ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән район башлыгы Фаил Камаев, районыбыз кураторы - Федераль казначылык идарәсенең ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, район  Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хаев, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов таныштылар.

Ярминкәне карап чыккан район башлыгы Фаил Камаев ассортиментның байлыгын һәм бәяләрнең чамалы булуын билгеләп үтте.

-        Һәр елдагыча, өлкәннәр көненә старт биргәндә, ярминкәләр белән башлап җибәрәбез. Алдагы көннәрдә дә ярминкәләр үтәчәк.  Халыкка кирәкле бөтен төр продукция белән без тулысынча тәэмин итәчәкбез.  Авыл хуҗалыгы районы буларак, ярминкәдә барлык төр авыл хуҗалыгы продукцияләре дә бар – сыйфатлы, натураль. Шулай булгач, һәркем үзенә кирәклесен таба ала.

Өлкәннәр ункөнлеге башланып китте. Тагы бер кат барлык өлкәннәрне дә бәйрәм белән тәбрик итәм. Бергә матур итеп яшәргә, эшләргә, сәламәт булып,  куанып  гомер итәргә язсын.

 

Бәяләрнең чамалы булуын сатып алучылар да билгеләп үтте. “Мондый ярминкәләр ешрак булсын иде” дигән фикерләрен җиткерделәр.  Районыбызның сәхнә осталары бай мәдәни программа тәкъдим итте. Яшьләр оешмалары өлкәннәргә волонтерлык ярдәме оештырды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International