Бүген, 21 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә “Яшьлек” мәдәни үзәгендә “Бердәм Россия” партиясенең Актаныш җирле бүлегенең 23нче Конференциясенең 2нче этабы булып узды.
Конференцияне “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлеге секретаре, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Нурулла Нурлыев алып бардылар. Шулай ук Конференция эшенә авыл җирлекләре башлыклары, массакүләм чаралар вәкилләре чакырылган иде.
Конференциядә каралып узган төп мәсьәләләр - Татарстан Республикасы Президентын һәм авыл җирлекләрендә вәкиллекле органнарга депутатлар сайлау кампаниясе йомгаклары, алда торган бурычлар, Бөтенроссия “Бердәм Россия”сәяси паритясенең Актаныш җирле бүлегенең сәяси Советы составына үзгәрешләр кертү, Актаныш районы Советы рәисе – муниципаль район башлыгы вазыйфасына кандидат турында.