Бүген, 22 августта Актанышта Чәчәкләр бәйрәме үткәрелде. Районыбызда әлеге күркәм бәйрәм 2002 елдан алып, һәр җәйнең август ахырында билгеләп үтелә. Әйтергә кирәк, бу гадәт елдан-ел киң колач җәя бара. Быел да барлык оешмалар, учреждениеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары чәчәк композицияләре эзерләгәннәр иде.
Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев катнашты. Ул барлык актанышлыларны әлеге матур, “чәчәкле” бәйрәм белән тәбрикләде, иң изге теләкләрен җиткерде.
Башка районнан яки регионнан килгән һәркем Актанышның чисталыгына, матурлыгына шакката. Бу - районда яшәүче һәрбер кеше тырышлыгы белән ирешкән казаныш.
Бәйгедә җиңүчеләрне игълан итәр алдыннан, районыбызда матур гадәткә әверелгән “Мәктәбеңә җыенырга булыш” акциясе кысаларында, 18 балага уку кирәк-яраклары салынган сумкалар тапшырылды. Укучыларга изге теләкләр, якты юллар теләп калабыз.
Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Район үзәгендә урнашкан оешмалар арасында территорияне бизәү буенча урыннар:
1. Район үзәк хастаханәсе коллективы;
2. “Газстройсервис”;
3. “МНКТ” .
Район үзәгендәге мәгариф оешмалары арасында:
1. 2 нче санлы Актаныш мәктәбе;
2. Гуманитар гимназия;
3. 1 нче санлы Актаныш мәктәбе;
Авыл җирлегендәге 11 еллык мәктәпләр арасында:
1. Татар Суксу мәктәбе;
2. Кадет мәктәбе;
3. Такталачык урта мәктәбе.
Авыл җирлегендәге 9 еллык мәктәпләр арасында:
1. Такталачык коррекцион мәктәбе;
2. Чуракай;
3. Аккүз мәктәбе.
Район үзәгендә урнашкан балалар бакчалары арасында:
1. 5 нче санлы “Кояшкай”;
2. 1 нче санлы “Умырзая”;
3. 7 нче санлы “Алтынчәч”.
Авыл җирлегендә урнашкан балалар бакчалары арасында:
1. Усы;
2. Татар Суксу;
3. Яңа Әлем.
Мәдәният йортлары арасында:
1. Байсар;
2. Зөбәер, Усы;
3. Чуракай, Меңнәр, Чәчер авылы мәдәният йортлары.
ФАП лар арасында:
1. Чуракай;
2. Яңа Кормаш;
3. Зөбәер.
Иман йортлары –мәчетләр арасында:
1. Колын авылы мәчете;
2. Пучы;
3. Яңа Кормаш.
“Өй алдыбыз – гөлбакча” бәйгесенең “Үрнәк чәчәкле гөлбакча” номинациясендә җиңүче дип Сәфәр авылы табылды.
2015 елгы Чәчәкләр бәйгесе җиңүчесе – “Гөлләр алиһәсе” дип Яңа Кормаш авылыннан Рәмзия Харисова танылды.
“Яшьлек” мәдәни үзәге каршында корылып куелган күргәзмәләр буенча урыннар түбәндәгечә:
Район үзәгендә урнашкан оешмалар арасында:
1. “Игелек үзәге”;
2. “ҮРХ” .
3. Актаныш технологик техникумы.
Район үзәгендәге мәгариф оешмалары арасында:
1. Гуманитар гимназия;
4. 2 нче санлы Актаныш мәктәбе;
5. 1 нче санлы Актаныш мәктәбе;
Авыл җирлегендәге 11 еллык мәктәпләр арасында:
4. Татар Суксу мәктәбе;
5. Киров мәктәбе;
6. Такталачык урта мәктәбе.
Авыл җирлегендәге 9 еллык мәктәпләр арасында:
4. Такталачык коррекцион мәктәбе;
5. Иске Кормаш;
6. Ямалы, Чуракай мәктәпләре.
Район үзәгендә урнашкан балалар бакчалары арасында:
1. 7 нче санлы “Алтынчәч”.
2. 5 нче санлы “Кояшкай”;
3. 1 нче санлы “Умырзая”;
Конкурста җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Матур бәйрәмнең дәвамы булып, 2015 елның җәй айларында һәр жомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә авыл җирлекләрендә булып узган «Кичке җыен» район халык иҗаты фестиваль-конкурсының да җиңүчеләрен тәбрикләү торды.
Районыбызның 22 авыл җирлегендә яшәүче абый-апалар, хәтта еракта яшәүче якташларыбыз да кайтып, бер мәйданда җыелдылар. Фестиваль-конкурста катнашучылар матур татарча, актанышча итеп киенеп, милли гореф-гадәтләребезне искә алдылар.
Элек җәйге, матур кичләрдә, кояш батып ай калыккач, картлар йокларга яткач, су буйлары, авыл башындагы чирәмлек яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар танышканнар вәгьдәләр бирешкәннәр, ә теләк фикерләрен җырлар, уеннар аша белдергәннәр. Уеннарда авылның иң оста, шук-шаян, тапкыр, тәвәккәл яшьләре күренгән, сәләтлеләр ачыкланган.
Милләтебезнең мәдәни, әдәби, рухи мирасы бай, халкыбызның гасырлардан-гасырларга килгән иҗат җәүһәрләрен саклау һәм яшәтү буыннан-буынга тапшыру заман бурычы.
Фестиваль-конкурсның максаты булып 2015 ел Татарстан районнарында парклар һәм скверлар, Рәсәй Федерациясендә әдәбият елы уңаеннан, авыл клублары, мәдәният йортларының ял мәйданчыкларын төзекләндерү, яшелләндерү, жәйге сезонда эшләтү, авыл жирлегендәге төрле катлам халыкны, кайткан яшьләрне, кунакларны кызыксындырып мәдәни чараларга тарту, жирлеккә генә хас булган халык йолаларын, бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, уен коралларына кушылып башкарыла торган җырларны, парлы, күмәк биюләрне, уеннарны барлап, татарча “дискәтүк” ләрне кичке уеннарны фольклор элементлары белән баетып жәй айларында традициягә кертү торды.
Барлык авыл җирлекләре дә яхшы әзерләнүгә карамастан, җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
1. Киров фольклор коллективы;
2. Тат.Суксу, Сәфәр, Кәзкәй коллективлары;
3. Айман, Чалманарат коллективлары.
Конкурсның Гран-при иясе дип Зөбәер фольклор коллективы табылды.
Төрле номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде:
- “Иң моңлы авыл” – Такталачык;
- “Без тарихлы халык” – Богады;
- “Милли бизәк” – Чалманарат;
- “Түгәрәк өстәл” – Яхшый авыл җирлекләре.
Җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.