Актаныш технологик техникумында - Сабантуй!

25 июня 2015 г., четверг

Бүген, 25 июнь көнне Актаныш технологик техникумында уку елы тәмамлану уңаеннан Сабантуй оештырылды.

Сабантуй – ул язгы эшләрне төгәлләү бәйрәме. Игенче һәм укытучы хезмәтендә уртак яклар байтак. “Басуда иген чәчәләр, уку йортында – урак өсте” – дип язган шагыйрә Клара Булатова. Чыннан да техникумда беренчедән язгы эшләрне төгәлләү чоры булса, икенчедән урак өсте дә тәмамланды дияргә була.

Чарага укучыларны, укытучыларны, ветеран җитәкчеләрне, алдынгы укучыларны, үз һөнәренең осталарын котларга Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ләйсән Нурлыева килгәннәр иде.

Фаил Камаев:

-         Сезнең бүген бик күркәм бәйрәм. Технологик техникумның быел иген кырлары да матур – бодай, арпа, рапс һ.б. культуралар шаулап утыра, зур уңышларга барасыз. Шул уңышны дөрес, матур итеп җыеп кирәкле эшләргә тотарга язсын. Техникумның дәрәҗәсен, материаль-техник базасын күтәрү өстендә тагы да эшләргә кирәк. Сездән башка районның киләчәген күз алдына китерү кыен. Игенче данына тап төшермичә, Республика өчен кирәк кадәр икмәк җитештереп, сезнең белән бергә эшләргә язсын! – дип котлау сүзләрен җиткерде.

Дәниф Харисов та матур теләкләре белән уртаклашты:

-         Илнең төп таянычы булып авыл хуҗалыгы тора. Ә авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче үзәк безнең районда ул техникум. Мин сезне киләчәктә авылны, җирне яратып, авыл хуҗалыгы предприятияләрен үстерүче алдынгы фермерлар, менеджерлар, белгечләр итеп күз алдыма китерәм. Техникум – төрле яклап үсеш алган кадрлар, белгечләр әзерләүче үзәк булырга тиеш.

Бәйрәмдә үз һәнәрләренең остазлары булган укытучылар, мастерлар, төрле тармакларда уңышларга ирешкән  укучыларга рәхмәт хатлары, сертификатлар, бүләкләр тапшырылды.

Сабантуйны дәвам итеп, барлык теләүчеләр өчен татар халкының милли уеннары – милли көрәш, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, катыктан акча эзләү, кул көрәше һәм башка бик күркәм уеннар – оештырылган иде.

Быел Актаныш технологик техникумын 8 тегүче, 14 хисапчы-кассир, 41 тракторист-машинист, 19 повар-кондитер тәмамлады. Хәзерге вакытта техникумда 169 укучы бар. Техникумга укырга керергә теләүчеләр өчен гаризалар17 июньнән  25 августка кадәр кабул ителә. Шулай ук техникумда яңа уку елыннан яңа һөнәрләр буенча да гаризалар тапшырырга була – чимал хәзерләүче һәм товаровед-эксперт. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International