Район башлыгы Фаил Камаев котлавы

20 февраля 2015 г., пятница
Ватанны саклаучылар көне – Россиянең үткәненә, аның бүгенге һәм киләчәк сакчылар буынына бәйләнгән бөек бөтенхалык бәйрәме. Ул ата-бабаларыбызның үз намусыңны һәм илне газиз анаңны яклагандай сакларга дигән васыятен искә төшереп тора. Ә Ана һәм Ватан – бер алар.
Шушы бәйрәм уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, хезмәт иткән һәм хезмәт итүче, хәрби хезмәткә хәзерләнүче барлык ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклим. 
Сәламәтлек, бәхет, уңышлар, баш очында күкнең имин булуын телим.

                                                                               Фаил КАМАЕВ, район башлыгы
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International