Хөрмәтле райондашлар!
Бер ел элек без 2014 елны зур хыяллар, олы максатлар белән каршылаган идек, менә инде ул азагына да якынлашты. Шатлык-куанычлары да, борчу- мәшәкатьләре дә күп булгандыр, әмма районыбыз халкы аны үзенең тырыш хезмәте, түзем-сабыр холкы, бер-берсенә карата ихтирам-хөрмәте белән уздырды.
Күмәк көч нәтиҗәсендә, районыбыз 2014 елга планлаштырылган бурычларның күбесен үтәп чыкты. Куйган хезмәтегез, тырышлыгыгыз һәм максатка ирешү юлыннан тайпылмыйча, районны үстерүгә керткән зур өлешегез өчен сезгә чиксез рәхмәтләремне белдерәм.
Дөрестән дә, ирешкән уңышларыбыз шактый. 2014 ел дәвамында Актаныш муниципаль район Советы, район башкарма комитеты фидакарь хезмәтен куеп, район халкы белән берлектә тыгыз эшчәнлеген оештырды.
Әлбәттә, 2014 ел һәм аңа кадәр булган берничә ел авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсендә, оешма-предприятиеләрнең икътисадына күпмедер кыенлыклар тудырды. Алҗатты, какшатты. Бу кыенлыклар табигать шартлары белән бәйле. Ә 2014 елның азагында икътисадта барлыкка килгән тискәре үзгәрешләр оешма-предприятиеләргә, авыл хуҗалыгы оешмаларына тагын да киеренкерәк йогынты ясады.
Ничек кенә булмасын, Актаныш районы тарихына үзенең уңай яктан эзен калдырды. Авыл хуҗалагы өлкәсендә күләмле генә эшләр башкарылып, авыл хуҗалагы хезмәтчәннәре 2 млрд. 50млн. сумлык табышка ирештеләр. Аның 70 проценты – терлечелектән, ә 30 проценты –игенчелек өлкәсеннән алынды. Актаныш муниципаль районы 149 мең тонна икмәк җитештереп, республика күләмендә II урынны яулады. Бу – бер гектарга уртача уңыш 32 центнер тәшкил итте дигән сүз.
Терлекчелек тармагы да зур тизлекләр белән алга атлый. 50100 тонна сөт, 27292 тонна ит җитештерелеп, 2014 елга куелган бурычлар һәр икесе буенча да тулысынча үтәлде.
Бүгенге көндә терлекчелек продукциясенә сорау артканнан-арта бара. Россиягә карата кабул ителгән дөньякүләм санкцияләр авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен уйланырга мәҗбүр итте. Яңа технологияләр кулланып, продукциянең күләмен арттыру максатын куйды. Бу бурычларга ирешү өчен безнең бөтен мөмкинлекләр дә бар. Иң мөһиме: кеше ресурсларыбыз җитәрлек күләмдә, алар сакланып калды, һәм без әлеге вакытлы кыенлыкларга каршы тора алырбыз дип уйлыйм.
Төзелеш өлкәсе, авыл хуҗалыгыннан кала, безнең җирлектә икенче урында тора. Актаныш районының икътисадына, аның социаль-икътисади үсешенә зур йогынты ясый торган тармакларның берсе ул. Беренчедән, без быел да тармак булурак төзелеш өлкәсен һәм аның оешмаларын саклап калдык. 1 млрд. Сумга якын капиталь салым үзләштерүгә ирештек. Бу, әлбәттә, республика күләмендә кабул ителгән 22 программаның 22 сендә дә катнашып, планлаштырылган акчаларны республикадан алу хисабына эшләнгән эшләр.
Сәнәгать оешмаларына да минем рәхмәтем зур. КамАЗ, аның актаныштагы агрегат заводы, Касыймовларның сөт заводы, МНКТ, “Азнакайнефть”, “ТатРИТЭКнефть” компанияләре, “Молинвест”, ашлык кабул итү предприятиясе һәм башка шундый эре оешмалар районның социаль-икътисади үсешен яхшыртуга һәрвакыт булышып торалар.
2015 ел республикада парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Әлбәттә, бу юнәлештә башкарылган эшләребез күп, шул ук вакытта башкарасы эшләр дә шактый. 2015 ел фашист илбасарларын җиңүгә 70 ел тулу белән тарихка үзенең эзен калдырыр. Кызганыч, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбызның саны кими. Ләкин ничек кенә булмасын, Бөек Җиңү халкыбыз күңелендә буыннардан буыннарга барып җитәргә тиеш. Батырларның исемнәрен мәңгеләштергән Бөек Җиңү паркы, реконструкциядән соң үзенең капкаларын ачып, халыкка сугыш чорын, анда катнашкан, яу кырында ятып калган райондашларыбызны, ветераннарны, сугыш чоры балаларын, тыл хезмәтчәннәренхәтерләтеп торыр. Тәрбия чарасы урыны булыр. 2015 елда зур сәяси вакыйгалар да көтелә. Татарстан Республикасы җитәкчесен сайлау һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау елы ул. Тагын 5 елга сәясәтебезне, икътисади үсешебезне билгели торган зур чара. Без аңа зур өметләр баглыйбыз. Сәяси яктан акыллы, үз фикерле халкы булган Актаныш районы бу вакыйгадан да читтә калмас, дөрес адымнар ясар дип уйлыйбыз.
Яңа ел бары тик шатлык-бәхет кенә алып килер дигән өметләр белән 2015елны каршылыйбыз. Илдә булган тискәре үзгәрешләр, әлбәттә, уңай якка үзгәрер. Моның өчен күпмедер вакыт кына кирәк. Һәм ил җитәкчелегенең акыллы карарлар кабул итүеннән дә тора. Халкыбызның сабырлыгы моңа гына җитәр. Без бергәләп, кулга-кул тотынышып, районның, республиканың киләчәге өчен, алдагы буын өчен эшләгәндә, бу кыенлыкларны гына җиңеп чыгарбыз. Киләсе елда районыбыз халкына тыныч тормыш, сөенеч-куанычларга бай тыныч көннәр телим. Исән-имин булып, бергә 2015 елның йомгагында да катнашып, бәйрәм итеп, яңа елларны каршы алырга язсын. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле райондашлар!