Поздравление главы района Энгеля Фаттахова с праздником Победы

9 мая 2021 г., воскресенье

Поздравление главы района Энгеля Фаттахова с праздником Победы

"9 Май – Җиңү бәйрәме белән!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар! Сезне бөек бәйрәм - Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм.

1945 елның маенда кешелек тарихындагы иң авыр һәм иң куркыныч сугыш тәмамланды. 9 Май - илебез халкы өчен тантана көне.

Быел без Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итәбез. Совет халкы күрсәткән батырлыклар еллар узу белән тоныкланмый, киресенчә, аның бөеклеген без тагын да ныграк аңлый барабыз.

Җиңү бәйрәме - ул шатлыклы күз яшьләре, бу көн һәр гаилә кадерләп саклый торган хәтер. Ул безне тагын да берләштерә һәм бернинди сынаулар алдында да югалып калмаска өйрәтә.

Безнең бурыч – ветераннарыбызга лаеклы дәвамчылар булу, алар яулаган тынычлыкны саклап, киләчәк буыннарга җиткерү. Җиңүчеләребезнең балалары һәм оныклары Ватаннарын чиксез яратыр һәм һәрвакыт үз халкының батырлыгын истә тотар дип ышанып калам.

Һәлак булганнарның якты истәлеге алдында баш иеп, ветеран-фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә, балачагы сугыш елларында һәм дошман әсирлегендә үткән һәркемгә иң изге һәм җылы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Алар – илебезгә, барча халыкка тыныч тормыш бүләк иттеләр.

Кадерле ветераннар! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм аяз күк йөзе телим. Һәрчак кадер-хөрмәттә булып, якыннарыгызның җан җылысын һәм игътибарын тоеп яшәгез. Җиңү бәйрәме белән!"

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International