ПОЗДРАВЛЕНИЕ ГЛАВЫ АКТАНЫШСКОГО РАЙОНА ЭНГЕЛЯ ФАТТАХОВА С ПРАЗДНИКОМ НАУРУЗ.
“Хөрмәтле райондашлар! Хөрмәтле милләттәшләр!
Сезне ихластан төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме - Нәүрүз белән тәбрик итәм.
Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Шунлыктан, безнең күңелебезгә, яшәү рәвешебезгә якын бәйрәм ул. Халыклар бердәмлеге, аралашып яшәве, күркәм гореф-гадәтләребезгә, тарихыбызга булган хөрмәт татар халкында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтүдә дә ачык чагыла.
Икмәк үстереп көн күргән татар халкы, игенчелеге белән дан тоткан Актаныш халкы да яратып һәм көтеп ала Нәүрүз бәйрәмен соңгы елларда. Ислам динендәге халыкларның уртак бәйрәменә, күркәм йоласына әверелде - Нәүрүз. Ул - безнең мәдәниятебезнең дә аерылгысыз өлеше.
Асылында бөртеклеләрнең уңыш бирүчәнлеген, шытымнарны карау булган йола - яз бәйрәме, яңа уңыш елына башлангыч бирүче халык бәйрәме. Җирлекләребездә, авылларда әлеге көнне халык җыеннары, авыл бәйрәме, авылдашлар җыены уза. Язгы эшләргә, кыр мәшәкатьләренә керешер алдыннан халкыбыз бер-берсенең хәл-әхвәлен белешә, күркәм сый әзерләп бер-берсенә кунакка йөрешә, изге теләктә булганын белдертә.
Хөрмәтле актанышлылар, кайткан кунаклар! Хөрмәтле милләттәшләр! Яңа уңыш елына башлангыч бирүче күркәм Нәүрүз бәйрәме белән сезне ихластан тәбрик итәм. Яңа уңыш елы имин, хәвеф-хәтәрләрсез, үзенең муллыгы һәм бәрәкәте белән килсен. Сәламәт булыйк, илләребез тыныч, көннәребез имин, күңелләребез көр булсын! Нәүрүз мөбәрәкбад!”