Физик һәм акыл ягыннан мөмкинлеге чикләнүгә карамастан, киләчәктә баланы үз-үзенэ ышанырлык һәм лаеклы тормыш алып барырлык итеп тәрбияләү максатыннан, республика күләмендә күп кенә шәһәр һәм районара тернәкләндерү үзәкләре эшли.
Шуларның берсе - Минзәлә шәһәрендэ урнашкан «Умырзая» физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге, инвалидның шәхси тернәкләндерү программасы нигезендә унсигез яшькәчә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне кабул итә.
Үзәк 42 урынга исәпләнгән, төп үзенчәлеге – церебраль паралич, терәк-хәрәкәт системасының, нерв-мускул йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүче балаларны комплекслы тернәкләндерү, ягъни психологик, медицина, социаль, педагогик тернәкләндерүне үз эченә алган хезмәтләр күрсәтү.
Үзәктә төрле профиль белгечләре: табиб-педиатр, психолог, социаль педагог, тәрбияче, массажист, ЛФК белгече, логопед-укытучы, укытучы-дефектолог төрле кызыклы уеннар, психологик тренинглар аша баланың психик үзенчәлекләрен өйрәнеп, тәэсир итсә, ата-аналар өчен балаларының холкын, гаиләдәге тоткан урынын өйрәнеп, аларга дөрес психологик тәрбия бирүдә булышлык итәләр. Шулай ук, физиопроцедуралар - электр, ультратавыш, магнит, парафин белән, умыртка сөяген төрле аппаратлар ярдәмендә, мәсәлән, Грэвитрин, Баклайф, свинг-машина белән дәвалау каралган. Терәк-хәрәкәт аппараты белән авыручы балалар өчен «Адель», «Атлант» костюмнары, «Гросса» аппараты кулланыла.
Үзәктә комплекслы дәвалау белэн бергә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга социаль тернәкләндерү: көнкүреш кирәк-яракларыннан файдалану, кибетләрдә товар сатып алырга өйрәнү, көтелмәгән хәлләр килеп чыккан очракта, кайда хәбәр итү, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту, музыка, бию һәм спорт занятиеләре оештырыла.
Балалар өчен төрле кызыклы чаралар үткәрелә. Бассейн, Боз сараена сәяхәт ясала. Логопед, дефектолог балалар белән аерым шогыльләр үткәрә.
Югарыда саналган чаралар инвалид баланы сәламәтләндерү, тормышка яраклы итү максатында бушлай тәэмин ителә.
Тернәкләндерү программасында язылган медицина, профессиональ, социаль, психологик һәм башка тернәкләндерү чараларын үтәү өчен һәр инвалид яисә инвалид бала программа белән 10 көн эчендә социаль яклау бүлегенә исәпкә басарга һәм консультация алырга тиеш.
27 март көнне Актанышның «Игелек үзәге»ндә Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Минзәлә шәһәрендә урнашкан «Умырзая» физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге белгечләре катнашында очрашуга узды. Соңгы елларда 3 яшькә кадәрге сабыйлар инвалид дип табылганнар саны арта.
Медицина-социаль экспертиза бюролары тернәкләндерүнең шәхси программаларын эшли. Әмма, кызганычка каршы, бюро биргән киңәшләр үтәлеп бетми. Күп кенә әти–әниләрнең балаларның тернәкләндерү программаларына җаваплы карамаулары борчый. Һәрбер ата-ана үз баласының сәламәтлеге өчен бурычлы. Балаларга ел саен тернәкләндерү үзәге шартларында сәламәтлекләрен ныгыту курсы узу мөмкинлеге дә булдыру зарур. Очрашуда әлеге һәм башка мәсьәләләр каралды.