Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсе «Без – Россия гражданы» Республика иҗат бәйгесе игълан итә. Бәйгедә 7- 30 яшьлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр катнаша ала. Конкурс 3 номинациядә үтә:
“Йөрәк һәм шигырь аша сайлыйм» (әдәби конкурс)
“Сайлауларны ясыйбыз” (сәнгать конкурсы)
“Мин - булачак сайлаучы” (декоратив гамәли сәнгать конкурсы)
Конкурска тәкъдим ителгән темалар:
“Минем тавыш – минем Ватанга”
“Сайлаулар минем илем тарихында, сайлаулар минем гаиләм тарихында;”
“Мин – Россия гражданины;”
“Минем Татарстаным;”
“Киләчәгемне сайлыйм.”
Конкурс материаллары 18 апрельгә кадәр кабул ителә. Конкурс хакында тулырак мәгълүматларны: http://izbirkom.tatarstan.ru/rus/konkursi-cikrt/htm сайтыннан һәм “Игелек үзәге”нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсеннән белешә аласыз.
Мәгълүматлар өчен телефон: 3-02-80.