Боз өстендә олысы да, кечесе дә тигез

25 марта 2013 г., понедельник

 23 март көнне Әҗәкүл авылы янында күпләр зарыгып көтеп алган балыкчылар бәйгесе узды. Шөкер, соңгы елларда җирлегебез өчен уңай гореф-гадәтләрнең берсенә әверелеп бара ул. Катнашучылар саны да елдан-ел арта. Рәхәтләнеп ял итү, осталыкта көч сынау, уртак шөгыль белән янып йөрүчеләр өчен очрашып, гәпләшеп алу чарасы да ул.

 Район аучылар һәм  балыкчылар җәмгыяте тарафыннан, берничә ел рәттән уздырылучы әлеге бәйгедә быел 40ка якын балыкчы катнашты. Хәер, бәйге дип әйтү дә бик урынлы түгелдер, чөнки күпләр өчен балык тоту инде күптәннән яшәү мәгънәсенә әверелгән шөгыльләрнең берсе. Һәрбер ял мизгелен кармак тотып яр буена, боз өстенә ашыга алар. Шөкер, җирлегебез сулыкларга бай. Алардагы нигъмәт үзебезгә дә, читтән килгәннәргә дә җитәрлек. Бәйгедә 4 дистә кеше генә катнашса да, боз өстендә халык шактый күренә иде.

Ярыш шартлары буенча, нәтиҗәләр иң зур балык тотучы, аларның гомуми авырлыклары нигезендә чыгарылды. Көн кояшлы, матур булгангамы, балык та бу көнне берара яхшы капты. Тотылган балыкның гомуми авырлыгы буенча I урынга Динар Баянов, II урынга Рәшит Гафурҗанов, III урынга Динар Арсланов лаек булды. Динар Баянов шулай ук иң яшь балыкчы, ә Рәшит Гафурҗанов иң зур балык тотучы буларак та хөрмәтләнделәр. Иң өлкән балыкчы буларак Фәвәсим Әхмәтвәлиев белән Марс Мохтазиров танылды. Бәйгедә шулай ук нәфис затларыбыз да катнашты. Хәер, Надежда Гогина балык тотуда ир-атлардан бер дә калышмый, бәйгеләрдә дә катнашмый калганы юк.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүгә ирешкәннәр, бәйгенең төп иганәчесе-“Эльдорадо“

кибетенең саллы гына бүләкләренә ия булдылар.

Руслан Усманов, “Актаныш таңнары”.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International