Марат Әхмәтов Актаныш районының еллык эшчәнлегенә уңай бәя бирде

12 марта 2013 г., вторник

Актаныш муниципаль районы Советының 26нчы утырышында катнашкан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  районның еллык эшчәнлегенә уңай бәя бирде: “Актаныш районы – республикада, әгәр дә шул ук авыл хуҗалыгы мисалында гына карасак та, иң алдынгы районнардан.  Мин иң элек игенчелек тармагын күз уңында тотып әйтәм. Әлеге югарылык  бер елда гына ирешелгән нәтиҗә түгел, бу дәрәҗәне  Актаныш  соңгы 4-5 ел дәвамында шул биеклектә тота. Шулай ук, терлекчелектә дә уңышларыгыз зур - сөт җитештерү күрсәткечләре буенча республикада беренче өчлеккә керү һәм шунда эшли алу бик зур хезмәт таләп иткәнен үзем шуның эчендә кайнаган, эшләп килгән кеше , җитәкче  буларак бик яхшы аңлыйм.

Социаль яктан караганда да, район тулы канлы тормыш белән яшәргә тырыша. Сәламәтлек саклау өлкәсендәме, сәнгатьме,  мәгариф өлкәсендәме – районда  көчле матди җирлек булдырылган. Алда исә  бурычның тагын да зуррагы, җитдирәге – ирешелгән югарылыкны саклап калу бурычы. Батыр калу авыр түгел, батыр булып яшү авыр. Республикабыз җитди үсештә, монда һәркемнең беренче буласы, алдынгы каласы килә.  Шуңа күрә район җитәкчелеге һәр хезмәт кешесенә районның капиталы дип карап, ул кешенең хезмәткә, эшкә, тормышка мөнәсәбәтен төрле юллар белән үсендерү,  кызыксындыру чараларын карарга тиеш.  Районның бай тормышы  өчен хезмәт кешесенең нәтиҗәле эшләве зарур,  аның район казнасын тулыландыру өчен күбрәк өлеш кертүе кирәк. Бу яктан караганда, Актаныш районында әле мөмкинлекләр бар, мин ышанам – бүгенге дәрәҗәгә  ирешкән район алга куйган бурычларны үтәргә сәләтле, әзер булыр“.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International