Хатын-кыз – ул үзе бер дөнья

7 марта 2013 г., четверг

Дөньядагы бар матур сүзләр, моңлы, мәхәббәт тулы җырлар да гүзәл затларыбызга мәдхия буларак язылган. Үзе гади, нечкә күңелле, шул ук вакытта көчле, без-ир-атларның, гомер йомгагын сүткәндә дә ачып өлгерә алмаган иллаһи бер сергә ия зат ул хатын-кыз, тормыш башы, яшәеш тоткасы алар.

          8 март-салкын кышны алыштырган көләч язның тәүге бәйрәме, бар илдә дә диярлек, ел да Халыкара хатын-кызлар көне буларак билгеләнеп үтелә. Бәйрәмнең тарихы исә үзе, мәгълүм булганча ерак гасырларга барып тоташа. Без аны, хатын-кызларның хокукы өчен көрәшкән Клара Цеткин исеме белән бәйләргә ияләнгәнбез, чынбарлыкта исә бәйрәмнең тамырлары Борынгы Рим дәүләтенә үк илтә. Бу көнне хатын-кызлар, нинди генә социаль баскычта тормасын - зыялы, бай яки хезмәтчеме, ир-атлардан котлаулар, бүләкләр кабул иткәннәр, аларның игътибарына төренгәннәр. Хезмәтче буларак көн күргән хатын-кызларга бу көнне ял бирелгән. Нәфис затлар иң яхшы киемнәрен, хуш исле чәчәкләрдән үрелгән тәкыяләр киеп үзләренең Веста - гаилә учагын саклаучы хатын-кыз алиһәсе гыйбәдәтханәсенә җыелганнар...

Шактый гасырлар үтеп төрле сәяси реформалар нәтиҗәсендә, башта хатын-кызларның мәнфәгатен яклау көне, тора-бара язның иң күркәм бәйрәме буларак безгә килеп ирешкән бәйрәмнең, шөкер, асылы үзгәрмәгән. Киресенчә, гүзәл затларыбызны зурлау көне, гаилә бәйрәме буларак кабул ителә ул. Ә хатын-кыз ул, әйткәнемчә - серле дөнья, ил, ир, гаилә тоткасы. Аларсыз дөньяның гаме, яшәү бәхете юк. Кайсы гына өлкәдә хезмәт куйсалар да, алар, без-ир-итларга караганда күпкә чырыш, зур ихтыяр көченә ия кешеләр.

7 март көнне район Мәдәният сараенда төрле тармакларда хезмәт куйган 500 нәфис зат зур бәйрәм тантанасында катнашты. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев хатын-кызларны яз, наз бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итеп районның социаль һәм икътисадый үсешенә зур өлеш керткән гүзәл затларыбызны Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләде. “Хатын-кыз – ул үзе бер дөнья, анда һәрвакыт мәхәббәт һәм матурлык яши, ана булу хисе һәм гаилә турында кайгырту өстенлек итә. Хатын-кызның гүзәллегенә, зиһененә, талантына, сөйкемлелегенә меңнәрчә гасыр дан җырлана. Гаилә учагын җылы килеш саклаучы да, без – ир-атларны яңадан-яңа үрләргә рухландырып торучы да, балаларга матур тәрбия бирүче дә – Сез...

Сезне язның күркәм бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Тормышыгызда игелек, наз, мәхәббәт ташып торсын, туганнарыгыз, якыннарыгыз, дусларыгыз тарафыннан игътибар һәм ихтирам тоеп, шатланып яшәгез. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим“, - диелгән әлеге тәбрикләүдә.

                         

Бәйрәм барышында гүзәл затларыбызны “Җәмигъ” үзәк мәчете имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, район башлыгының урынбасары Илфак Бариев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисовлар да котлады.

                         

     Районда зурлап уздырылган язның тәүге бәйрәме балалар тарафыннан әзерләнгән күңелле концерт тамашасы белән дәвам итте.

                         

Р.Усманов, "Актаныш таңнары".

Фотолар авторныкы.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International