23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән!

23 февраля 2013 г., суббота

Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да бүгенге бәйрәм - Ваттанны саклаучылар көне белән чын күңелдән белән тәбрик итәм. 23 февраль диюгә, күз алдына гаярь ир-егетләр килеп баса. Ләкин Ватанны саклаучылар  көне – аларныкы гына түгел, бөтен халык бәйрәме. Аның тарихы зур, 1918 елда Кызыл Армия оешкан көннән башлап, бүгенгәчә хәрбиләребезнең башкарган мактауга лаек эш-гамәлләре күп. Илебез гражданнар сугышын, Бөек Ватан сугышын, Әфган һәм чечен сугышларын кичерде. Әлеге яуларда безнең районыбыздан катнашучы, анда мәңгегә ятып калучы ул-кызларыбыз күп булды. Бүген без исәннәрнең хәлләре,  тормышлары белән даими кызыксынып яшибез. Минем иң зур теләгем -мондый сугышлар бүтән кабатланмасын! Илебездә матур, бәрәкәтле тормышта, барыбызга да имин булып яшәргә язсын! Ә инде егетләребез илебез алдындагы бурычларын  үтәп - хәрби хезмәттә булып,  ил чигендә тынычлык саклаучы булганлыклары белән горурланып яшәсеннәр иде.

Илебез, районыбыз күге һәрвакыт аяз булсын!

Ф.М.КАМАЕВ, муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International