Районыбыз үзешчәннәре сәхнә тота

19 февраля 2013 г., вторник

   Районыбызның үзешчән драма коллективлары смотрының йомгаклау өлеше дәвам итә. Алданрак – 13-14 февраль көннәрендә Зөбәер һәм Киров җирлекләре үзешчәннәре район мәдәният сараенда тамашачылар алдында чыгыш ясаган булса, бүгеннән башлап тагын 5 коллектив сәхнә тотачак:

19 февраль - И.Кормаш авыл мәдәният йорты халык театры Л.Леронның  “Бәхеткә биш минут кала” мелодрамасын тәкъдим итә.

20 февраль - Сәфәр  авыл мәдәният йорты халык театры  Р.Җамалиеваның ” Изге имән шаһит ” мелодрамасын күрсәтә.

21 февраль - Богады авыл мәдәният йорты халык театры  Г.Зәйнәшеваның  “Күктән төшкән кияү” комедиясен сәхнәләштерә.

22  февраль - Әлем авыл мәдәният йорты драма коллективы Д.Салиховның  ”Мөгезле Мәүлихан”  комедиясен карарга чакыра.

23 февраль - Пучы авыл мәдәният йорты үзешчәннәре  Т.Миңнуллинның  “Ай булмаса, йолдыз бар”   драмасын тәкъдим итә.    

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International