9 февраль көнне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә район Советы, башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән традицион киңәшмә узды. Анда узган атна дәвамында алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, бүлек җитәкчеләре үз тармакларында башкарылган эшкә анализ бирделәр, алдагы чорга үткәреләсе чаралар тәгаенләнде, планнар билгеләнде.
Традицион шимбә киңәшмәләрендә җирлек башлыклары да онлайн видеоконференция режимында катнаша алачак. Узган атна киңәшмәсендә район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.Камаев бу сорауның хәл ителүен максат итеп куйган иде –кичә Иске Байсар, Сәфәр, Усы җирлекләре башлыклары киңәшмәдәгеләр белән видеоэлемтә аша аралаштылар. Фаил Мисбах улы авыл халкы белән махсус бер өстәмә кабул итү көне билгеләп, сорауларны район үзәгенә үк килеп йөрмичә, үтенеч-мөрәҗәгатьләрен шул рәвешле җиткерә алу мөмкинлеген тудыру кирәктер, дигән тәкъдимен бирде.
Район башкарма комитеты бүлекләре башлыкларының узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясау дәвам итә. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Г.Мөхәммәдиева 2012 ел эшчәнлегенә хисап бирде.
Киңәшмәдә төзелеш, торак, мәгариф, мәдәният, спорт тармаклары эшчәнлегенә кагылышлы яңалыклар һәм мәсьәләләр каралды, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү турында җитди сүз булды. “Нур Баян исемендәге”, “Әнәк” хуҗалыкларында мөлкәтне дә , җирләрне дә рәсмиләштереп бетереп баралар – бу башка хуҗалыклар өчен дә үрнәк”,- дип ассызыклады бу уңайдан Фаил Мисбах улы.