Председатель Общественного совета Актанышского района Земфира Хафизова приняла участие в голосовании по внесению поправок в Конституцию

29 июня 2020 г., понедельник

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү дәүләт өчен генә түгел, беренче чиратта халык өчен дә мөһим, диде җәмәгатьчелек фикерен куәтләп Зәмфирә Зиннур кызы.

Сайлау пунктына кергәндә аның температурасын үлчәделәр һәм шәхси саклану чараларын бирделәр. Аннары ул дистанция саклап, сайлау комиссиясе әгъзасына паспортын ачып күрсәтте, бюллетень алды һәм тавыш бирү кабинасына китте.

 -Дөньяның төрле илләре Конституциягә үзгәрешләр кертә. Сер түгел, җәмгыять үсә, закон нормалары, шул исәптән Россиядә җәмгыять үсеше өчен төп закон базасы булган Конституция дә, җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсенә туры килергә тиеш. Иң элек, гаилә кыйммәтләрен һәм балаларны яклау хокукын көчәйтү турындагы төзәтмәләрне билгеләп үтәр идем. Болар барысы да гаиләнең тотрыклылыгына җитди этәргеч һәм игътибар. Балалар турында кайгыртмыйча, безнең дәүләтнең киләчәге турында сөйләргә ярамый. Үз эшчәнлегебездә без әлеге мәсьәләләрне даими күтәреп киләбез, чишелеш юлларын тәкъдим итәбез. Төзәтмәләр кергәннән соң, канун нигезендә дә әлеге мәсьәләләрне чишү көйләнер дип ышанам, - диде ул.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International