«ФОПРОСТ» яшьләр хәрәктендә исәптә торучы балалардан һәм “Яшьлек” мәдәни үзәге белгечләреннән бер төркем 11 гынварь көнне Актаныш авылында яшәүче, физик мөмкинлекләре чикләнгән Алмаз Газетдиновны искечә Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп, аңа Кыш бабай бүләкләрен тапшырып кайттылар.
.jpg)
Алмазга 17 яшь. Андый авыруга дучар балаларны кояшлы бала дип йөртәләр – чынлап та, Алмаз сөйкемле, тыйнак, бераз оялчан да икән. Әти-әнисен бик яратканы әллә каян күренеп тора. Алмаз мәхәббәтле гаиләдә тәрбия ала. Киләчәктә дә әти-әниләренә исәнлек-саулык, тынычлык, сабырлык юлдаш булсын.