Обращение главы Актанышского района Энгеля Фаттахова к населению в связи с Праздником Весны и труда

1 мая 2020 г., пятница

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм! Май аеның беренче көне - төрле буын кешеләренең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, халык бәйрәме булып тора. Район басу-кырларында уңышлы төстә язгы кыр эшләре бара, терлекчелектә дә үсеш темпы - уңай динамика күзәтелә. Авыл хуҗалыгы җитештерү тармаклары, азык-төлек сату үзәкләре, сәүдә нокталары, хастаханә, аптекалар, чәчтарашханәләр, халыкка беренчел, ашыгыч һәм социаль ярдәм, хезмәт күрсәтүчеләр, волонтерлар үз эшчәнлекләрен алып бара, халыкның төрле категориясенә ярдәм күрсәтә. Үз сәламәтлекләре өчен дә, мөрәҗәгать итүчеләргә саклану чаралары тудыру буенча да җаваплылык зур аларда.

Үзизоляциянең беренче көннәреннән үк районда ашыгыч ярдәм чаралары күрсәтүдә кайнар элемтәләр, махсус хезмәтләр булдырылды. 65 яшьтән өлкәнрәкләргә кирәкле продукция һәм даруларны өйләренә илтеп бирүдә волонтерлар бүген дә ярдәм күрсәтә. Районда эпидемияне булдырмау максатында, 12 марттан читтән кайтучылар күзәтүгә алынды. Чит шәһәрләрдән, чит илләрдән кайтучы 191 кеше ике атна дәвамында күзәтүдә булды. Бүгенге көндә 92 кеше күзәтүдә.

Үзизоляция шартларында да балалар бакчасында дежур бүлекнең эшчәнлеге тукталмады, мәктәпләрдә укыту онлайн режимда дәвам итте.

Үзизоляция шартларында эшчәнлекләрен туктатып торырга мәҗбүр булган эшмәкәрләр, сәүдә нокталары, җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт куючылар икътисадый зыян күрде. Кризисны кискенләштермәүдә Рәсәйнең һәм Татарстанның эшмәкәрләргә, ташламаларга ия булучы аз керемле гражданнарга, гаиләләргә ярдәм итүче максатчан программалары булдырылды. Район халкына борчылыр өчен сәбәп юк – азык-төлек, кирәк-ярак товарлары районга өзлексез китерелә. Авыр тормыш хәлләрендә калган гаиләләргә, республика ярдәме буларак, азык-төлек җыелмасы таратыла башлады. Аның беренче өлеше 29 апрель көнне районга китерелде. Ул районның 660 кешесенә бирелде.

Хөрмәтле райондашлар, безнең максат – коронавирус афәтен булдырмый, үзебезне саклап, бу араны бер-беребезгә терәк булып, ярдәмләшеп үтү.

Хөрмәтле райондашлар! Районда коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча мин сезгә электән дә мөрәҗәгать иткән идем. Мәгълүмат чараларыннан да ишетеп, күреп белеп торасыз, илдә, дөньяда вәзгыять катлаулы. Республикада да коронавирус таралуны мөмкин кадәр чикләүдә җитди эшчәнлек алып барыла. Президент Рөстәм Миңнеханов саклык чараларын тәэмин итүче оешма-предприятиеләрдә, хастаханәләрдә, халыкка ярдәм күрсәтү үзәкләрендә шәхсән үзе булып, эш барышы белән таныша. Районда да коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауда барлык саклык чаралары күрелә. Үзизоляция шартларында эшчәнлек алып баручы авыл хуҗалыгы тармагында, үз эшчәнлеген туктатмаган оешма-предприятиеләрдә эш барышы, саклык чараларын куллану белән даими үзем дә танышып торам, эпидемиологик хәл өчен җаваплы тикшерү һәм хокук саклау органнары да урыннарда оператив эшчәнлек алып бара.

1 Май һәм 9 Май бәйрәмнәре чорында да короновирус инфекциясен профилактикалау һәм таралу куркынычын булдырмау йөзеннән чаралар кырысландырыла. Хөрмәтле райондашлар, сездән үзизоляцияләнү режимын бозмауны сорар идем. Бу короновирус инфекциясе белән зарарланудан саклану өчен шактый кырыс һәм катлаулы, әмма иң үтемле чара. Өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтү ихтыяҗы яки кешенең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янау очраклары гына яшәгән урыннардан чыгу өчен искәрмә була ала. Урамда, җәмәгать урыннарында, кибетләрдә бер-берең белән 1,5 метр аралыкны саклау кирәк. Барлык саклык чаралары күрелергә тиеш – битлекләр, перчаткалар кию шарт, кибетләрдә, эш урыннарында антисептиклар куела. Кибетләрдә маскадан йөрмәгән очраклар өчен дә күләмле штрафлар салына. Боларның һәммәсе дә халыкның сәламәтлеген кайгыртып эшләнә.

Әгәр дә хастаханәгә ашыгыч ярдәм бүлегенә салкын тию, температура, ютәл билгеләре белән чакыру килә икән, чакыру урынына табиб үзе бара. Моңа охшаш билгеләр белән мөрәҗәгать иткәндә, Актаныш район үзәк хастаханәсендә изоляцияләнгән урында табиб кабул итүе оештырылган.

Әлегә без халыкны яклауның барлык чараларын күрәбез. Әмма коронавирус таралуына юл куелганда, бу хәл контрольдән чыгарга мөмкин, көнбатыш илләре – моның ачык мисалы. Бүген без тормышыбыз, иминлегебез өчен һәркайсыбыз җаваплы. Дөрес итеп аңлап һәм кабул итеп, бәйрәм чорында да үзизоляция режимын бозмагыз, өйдә калыгыз.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International