Фаил Камаев райондашларыбызны Яңа ел белән котлады

1 января 2013 г., вторник

Хөрмәтле райондашлар! Үтеп киткән 2012 ел күңелләргә күбрәк үзенең шатлыклы мизгелләре белән кереп калды. Республика күләмендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә үткәрелгән семинар Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгының уңай тәҗрибәсен бар республикага танытты. Уңай тәҗрибәне тарату максатыннан үткәрелгән Дәүләт Советының күчмә утырышы Актаныш районы турында ватандашларыбызда уңай фикер калдырды. 2012 елны матур гына төгәлләдек. Яңа елга без яңа уй-хыяллар, максатлар белән аяк басабыз. Безнең алда эшмәкәрлекне үстерү, шәхси хуҗалыкларны ныгыту, яңа җитештерү участокларын ачу, авылларны асфальт белән тоташтыру, урам юлларын ныгыту кебек бурычлар тора, аларны тормышка ашыру район халкының бердәм көче белән башкарыла. Һәр эш план белән башкарыла, һәр эшкә уңышка ирешү өчен максат куела. 2013 елда хезмәт базарында тотрыклык кичереп, халыкны эш белән тәэмин итеп, районыбыз киләчәге өчен хезмәт куярга язсын. Максат-бурычларны бергәләп, иңгәң торып башкарып чыгарбыз дип өметләнәбез.

Хөрмәтле райондашлар! Сезнең һәммәгезгә дә яңа елда яңа уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Барыгызны да Яңа еллар белән!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International