Поздравление главы района Энгеля Фаттахова с праздником рамадан

24 апреля 2020 г., пятница

“Изге Рамазан ае мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар!

Хөрмәтле милләттәшләр!

Изге ай - Рамазан аена аяк бастык. Район башлыгы, башкарма комитет, район Советы исеменнән сезнең барыгызны да мөселман дөньясының олуг бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, иминлек телим. Рамазан айларын сезнең белән берлектә матур итеп үткәрергә язсын. Быел Рамазан ае үзенчәлеклерәк үтәчәк. Ил буйлап, дөнья буйлап барган COVID-19 пандемиясе сәбәпле, ифтарларга, тәравих намазларына мәчетләргә җыелулар булмый. Узган елларда мәчетләребездә, стадионда ифтар ашларына  җыйналган булсак, быел ифтар ашын мохтаҗларга тарату оештырылачак. Ифтар ашларын әзерләп тарату,  мохтаҗларга ярдәм итү буенча райондашлар, хәйриячеләр быел да ярдәмчеләребез булыр дигән ышанычта да калабыз.

Изге айда бик зур кампания алып барабыз. Язгы кыр эшләренә аяк бастык. Районыбыз халкы, игенчеләре элек тә күп икмәк үстерде, быелгы 2020 елгы чәчү кампаниясенә дә безнең хуҗалыклар, фермерлар, игенче-механизаторлар зур әзерлек белән керде. Куәтле заманча техника, элиталы орлыклар, гектарына 75 килограмм тәэсир итү көчендә ашлама кертү, игенчеләребезнең, җитәкче-белгечләрнең тырыш хезмәте быел да зур уңыш алырга мөмкинлекләр тудыра.

Хөрмәтле райондашлар!

Хөрмәтле милләттәшләр!

Көтеп алган бәйрәмнәрнең иң зурысы булган рамазан аенда  елдан ел ураза тотучыларыбыз арта. Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз, ифтар ашларыбыз кабуллардан булсын! Иминлек белән изге айны үткәреп җибәрергә язсын. Коронавирус афәтен районга кертми калып,  гает намазларында бергә очрашырга насыйп булсын иде. Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар!”

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International