Халык тыңлаулары узды

14 декабря 2012 г., пятница

 

13 декабрь көнне Актаныш муниципаль район Советының утырышлар залында 2013 елның бюджеты буенча Халык тынлаулары узды. Чараны район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев алып барды.

Агымдагы елның 14 ноябрендә узган район Советы утырышында 2013 елга, 2014-2015 еллар план чорына Актаныш муниципаль районы бюджеты беренче укылышта расланды. 2013 ел бюджетынын төп күрсәткечләре белән район финанс-бюджет Палатасы рәисе К.Каюмова таныштырды.

Бюджетның керемнәр өлеше

Район бюджеты керемнәре өч өлештән гыйбарәт: салым, салым булмаган һәм кире кайтарылмый торган керемнәр.

План елында физик затлар керемнәренә салымыннан кертемнәр районның берләштерелгән бюджетында 165 млн 405 мең сум, шул исәптән, муниципаль район бюджетында - 148 млн 865 мең сум күләмендә кабул ителде, калган 10%ты - 16 млн 540 мең сум күләмендә авыл җирлекләре бюджетларында урын алды.

Салым үсеше хезмәт хакы фондының киләсе елда 10,4%ка артуы белэн тәэмин ителә.

Икенче керем чыганагы булып, берләштерелгән керемгә бердәм салым исәпләнә, план чорында аннан кертемнәр 9 млн 52 мең сум күләмендә ниятләнә.

Район бюджетында, шулай ук, салым салунын гадиләштерелгән системасын куллануга бәйле рәвештә алына торган салымның кертемнәре 7 млн 386 мең сум күләмендә исәпләнгән.

Бердәм авыл хужалыгы салымыннан кертемнәр районның берләштерелгән бюджетында 2013 елда 1 млн 482 мең сум,  шул исәптән, муниципаль район бюджетында 50% - ягъни 741 мең сум күләмендә расланды. Авыл җирлекләренә калган 50% өлешне – 741 мең сумлык салым җыйнау бурычы куела.

Бу төр керем чыганаклары салым органнарыннан алынган хисап һәм районның социаль-икътисад үсеше күрсәткечләренә нигезләнеп фаразлана.

 Җир салымы һәм физик затларның мөлкәтенә салым  кертемнәре 2013 елда 9 млн сум һәм 5 млн 247 мең сум күләмендә билгеләнде.

Берләштерелгән бюджетта икенче төркем - салым булмаган керемнәр алдагы елга  6 млн 382 мең сум күләмендә планлаштырыла. Шул исәптән, муниципаль район бюджетында - 4 млн 534 мең сум, авыл җирлекләре бюджетларында 1 млн 848 мең сум тәшкил итәр дип көтелә.

Бу төркем керемнәрдә иң күләмлесен җир арендасыннан кертемнәр тәшкил итәчәк. Районның берләштерелгән бюджетында алар план чорында  3 млн 93 мең сум күләмендә фаразлана, 50шәр процент исәбеннән муниципаль район бюджеты һәм авыл җирлекләре бюджетларында.

Өченче төркем керемнәр Республика бюджетыннан үзенең субъектларына тиешле  максатларга бүленеп бирелә торган бюджетара трансфертларны үз эченә ала. Аларның күләме 2013 елда 289 млн 902 мең сум тәшкил итәчәк.

Тулаем алганда, районның берләштерелгән бюджетында барлык керемнәр 2013 елда  494 млн 573 мең сум тәшкил итәчәк, муниципаль район бюджеты фаразлары -  462 млн 888 мең сум, авыл җирлекләре бюджетларыныкы – 83 млн 804 мең сум. Агымдагы елга кабул ителгән бюджет белән чагыштырганда, киләсе  елга бу күрсәткечләр 13%ка, ягъни берләштерелгән бюджет буенча 58 млн 650 мең сумга, муниципаль район бюджеты буенча 52 млн 565 мең сумга арта.

Бюджетның чыгымнар өлеше

            2013-2015 елларнын бюджет чыгымнарын планлаштырганда, Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы житкергән социаль-икътисад үсеше фаразы шартлары күздә тотылды.

 

2013 елга бюджет чыгымнарына карата түбәндәге параметрлар кулланылды:

- бюджет тармакларында һәм идарә итү органнарында эшләүче хезмәткәрләрнен хезмәт хаклары 1 октябрьдан  5,5%ка артуы исәпкә алынды;

             - медикаментлар һәм туклану өчен чыгымнар, бюджет хезмәткәрләренә исәпләнә торган ташламалы коммуналь хезмәт күрсәтү өчен түләүләр инфляция дәрәҗәсендә 5,5%ка,

            - коммуналь хезмәт күрсәтү өчен түләүләр 12%ка арта, әмма агымдагы ел базасын 7,5%ка төзәтү исәбе белән 1,047 индексы кулланыла,

            - башка төр чыгымнар агымдагы елдагы кебек кала.

 

2013-2015 елларда социаль әһәмияткә ия республика программалары финанслану дәвам итәр дип көтелә. Бюджетның социаль юнәлештә көчәюе өстәмә социаль яклау чараларында һәм бюджет тармакларында хезмәт хакларының артуында чагылачак. 2013 елнын бюджетында социаль-мәдәният өлкәсендәге чыгымнар гомуми чыгымнарның 84% тәшкил итәчәк, агымдагы елда ул 82% иде.

Бюджет классификациясе нигезендә, берләштерелгән бюджетның чыгымнар өлеше «Гомумдәүләт мәсьәләләре» бүлеге белән башлана. Беренче бүлек эченә кергән район Советы һәм башкарма комитеты, муниципаль берәмлек башлыгы һәм авыл җирлекләренең аппараты, район башкарма комитеты каршындагы комиссияләрнең, архив, гражданлык актларын теркәү бүлегенең эшчәнлекләренә 2013 елга 51 млн 314 мең сум күләмендә билгеләнде. Муниципаль район бюджеты чыгымнары 26 млн 624 мең, авыл җирлекләре бюджетларының чыгымнары 24 млн 773 мең  сум тәшкил итәчәк.

Бюджет чыгымнарының беренче бүлегендә резерв фонды урын алып, анын чыгымнарын тәэмин итү өчен план елына 4 млн 86 мең сум акча бүленде.

           

             Берләштерелгән бюджетның икенче бүлеге - хәрби хезмәткә алынучыларның беренчел исәбен алып бару өчен 2013 елга 1 млн 753 мең сум акча билгеләнде.

   Милли иминлек һәм хокук саклау эшчәнлеге бүлегендә – янгынга каршы тору диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) чыгымнарын финанслауга алдагы елга 694 мең сум билгеләнде.

           Авыл хуҗалыгы тармагында яңа төр чыгымнар барлыкка килде. Мал чирләрен кисәтү, дәвалау, кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән халыкны яклау чараларын үткәрүне оештыру өчен республикадан финансланучы субвенцияләр 2 млн 192 мең сум күләмендә бүленде.

 

           Торак коммуналь хуҗалыгы бүлеге чыгымнары районның берләштерелгән бюджетында 2013 елда 19 млн 493 мең сум, шул исәптән, муниципаль район бюджетында 49 мең, авыл җирлекләре бюджетларында -19 млн 444 мең сум күләмендә тәшкил итәчәк.  Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау федераль программасы нигезендә, киләсе ел өчен район бюджетыннан финанслау өлешен 4 млн, коммуналь хуҗалык өчен 14 млн 844 мең, мунча хуҗалыгына  600 мең, муниципаль торакны инвентарьлаштыруга 49 мең сум күләмендә үз эченә ала.

 Агымдагы елда үз көченә кергән берләштерелгән бюджетта яңа төр – әйләнә-тирә мохитне саклау чыгымнары өчен  үзебездә җыйнала торган кертемнәр хисабына 1 млн 246 мең сум акча буленә. Экология министрлыгы белән килешү нигезендә, җыелган керемнәр табигатьне саклау гамәлләренә үзләштереләчәк.           

           Социаль-мәдәни өлкәдә иң күп чыгымлы бүлек – мәгариф тармагы. Анын чыгымнарын финанслау өчен 2012 елга 352 млн 229 мең сум билгеләнде.  Мәгариф учреждениеләрендә бюджет фаразы бала санына карата норматив финанслау күзлегеннән исәпләнде. Шуннан чыгып,  2013 ел өчен гомуми белем бирүнең дәүләт стандартын гамәлгә ашыруга исәпләнгән субвенция куләме 101 млн 202 мең сум тәшкил итәчәк. Шулай ук, төп гомуми белем бирү программалары буенча һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирүне; өстәмә белем һәм түләүсез мәктәпкәчә белем бирүне, каникул вакытында балаларның ялын оештыруга муниципаль район бюджетына субсидия күләме 48 млн 600 мең сум тәшкил итәчәк. Мәгариф учреждениеләрен мәгълүмати тәэмин итүче һәм контроль үзәген финанслаучы субвенция - 2 млн 877 мең сум. Бүген мәгариф тармагында хезмәт куючы 30 төп һәм урта гомуми белем бирүче, 1 кадет мәктәбе, 7 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә, өстәмә белем бирү учаклары - балалар ижат үзәге, спорт һәм сәнгать мәктәпләренә югарыда әйтелгән саннарны хезмәт хакына һәм салымнарына, коммуналь хезмәте, мәктәп маршрутындагы автобус, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең туклану чыгымнарына тиешенчә бүлеп кую бурычы тора.

Яшьләр сәясәте бүлеге 2013 елда 1 млн 571 мең сум күләмендә ниятләнә, ул Форпост эшчәнлегенә 469 мең сум һәм төрле чараларга 1млн 102 мең сумлык бюджет чыгымнарын тәэмин  итәчәк.

  Социаль өлкәдә икенче зур бүлек – мәдәният, кинематография һәм массакүләм мәгълүмат чаралары. Бу бүлекнең чыгымнарын финанслауны тәэмин итәр өчен берләштерелгән бюджетта  2013 елда 54 млн 847 мең сум тәкъдим ителә, шунын эченнән, муниципаль район бюджет өлеше 19 млн 964 мең сум, авыл җирлекләре бюджетлары өлеше 34 млн 883 мең сум. Клуб учреждениеләре 43 млн 731 мең сумга (район мәдәният сарае һәм “Яшьлек” мәдәният үзәге - 15611), китапханәләр 8 млн 348 мең сумга финансланачак. Шулай ук, китапханәләрнең китап фондын тулыландыру өчен 85 мең сумлык бюджет чыгымнары башкарыла. Агымдагы елдагыча, шушы ук  бүлектән һәр жирлек шоферлары хезмәт хакына 1 млн 94 мең сумлык фонд исәпләнде. Кәзкәй, Яңа Әлем, Иске Байсар, Чуракай жирлекләрендәге клуб учреждениеләренә һәм район үзәгендәге “Яшьлек” мәдәни үзәгенә агымдагы ремонт эшләрен башкару өчен 1 млн 990 мең сумлык финанс чыгымнары бүленде. Авыл җирлекләрендә узачак чаралар өчен, клуб учреждениеләренең күләменә карап, 220 мең сумлык чыгымнар исәпләнде.

          Федераль законнарда үзгәрешләр нәтиҗәсендә, сәламәтлек саклау өлкәсен финанслау 2012 елдан  республика бюджетына күчте. Бүгенге көндә муниципаль бюджет өлешенә йогышлы авыруларны кисәтү, аларның таралуын чикләү һәм аларны бетерү максатларында, йогышлы авырулар чыганакларына дезинфекция, дезинсекция һәм дератизация үткәрү өлешендә башкарыла торган эпидемиягә каршы чаралар уздыру буенча субвенцияләр 2013 елга 365 мең сум күләмендә куелды.         

          Физкультура һәм спорт өлкәсенең чыгымнарын тәэмин итү өчен 2013 ел бюджетында  2 млн 250 мең сум тәкъдим ителә, шул исәптән, төрле район спорт чараларына 1 млн 950 мең сум, авыл җирлекләре бюджетларына чаралар үткәрү өчен 12 мең сум исәбеннән 300 мең сум финанс чыгымнары бүленде.

          Социаль сәясәт бүлегендә укучыларны тукландыру өчен финанс чыгымнар 2013 елда 3 млн 895 мең сум күләмендә фаразлана. Бу сумма мәктәп яшендәге бала санына карап, көнгә 5 сум 50 тиен исәбеннән бүленә.

Муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү бүлеге чыгымнары киләсе елда 2009 елда алынган бюджет кредитының процентларын түләү өчен 1 млн 725 мең сум күләмендә  тәшкил итәчәк.

Мәгълүм булганча, 2012 елдан бюджет учреждениеләренә мөлкәт салымы туләүдә ташламалар туктатылды, план елында да даими рәвештә салымны туләп бару өчен һәрбер тармакка караган учреждениеләргә тиешле күләмдә акчалар бүленлде.

  “Бюджетара трансфертлар” муниципаль район бюджетында 2013 елда 48 млн 877 мең сум тәшкил итәчәк. Бу бүлек аша муниципаль район бюджеты һәм авыл җирлекләре бюджет аралары көйләнәчәк.

 Тулаем алганда, берләштерелгән бюджетның гомуми керемнәре һәм чыгымнары 494 млн 573 мең сум күләмендә билгеләнә. Муниципаль район бюджеты буенча керемнәр һәм  чыгымнар 462 млн 888 мең сум күләмнәрдә дефицитсыз кабул итәргә тәкъдим ителә, авыл җирлекләре бюджетларының гомуми күрсәткече - 83 млн 804 мең сум.

План чорына бюджет формалашу барышында барлыгы 12 гариза теркәлде. Шуларның 8 млн 659 мең сумлыгын унай хәл итү өчен бюджет үтәлеше чорында мөмкинлекләр табу бурычы куела:

проектлар төзетү өчен 3 млн сум,

район үзәген төзекләндерү чараларына 3 млн сум,

“Мехотряд” оешмасына кредиторлык бурычларны каплау өчен  1 млн сум,

автотранспорт хужалыгында социаль рейслардан күргән зыянны каплау өчен 1млн сум,

район үзәк хастаханәсендә фельдшер-акушерлык пунктларын мәгълүматлаштыру чаралары өчен  359 мең сум,

район муниципаль программалары кысаларында видеокүзәтү приборлары кую өчен 250 мең сум,

район эчке эшләр бүлегенең материаль-техник базасын ныгыту өчен 50 мең сум.

Халык тыңлауларында, әлбәттә, сораулар да күп яңгырады. Тыңлаучыларны, бигрәк тә, авыллар эчендә һәм арасындагы юлларны, җирлекләрдә клубларны төзекләндерү һәм материаль базаларын ныгыту, пай җирләрен рәсмиләштерү, һ.б. сораулар борчый икән. Аларга район башлыгы вазифаларны башкаручы Ф.Камаев һәм район финанс-бюджет Палатасы рәисе К.Каюмова җаваплар бирделәр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International