Энгель Фәттахов: Мәгариф тармагында да һәр җирдәге кебек, билгеле бер система булырга тиеш.

13 декабря 2012 г., четверг

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов бүген атналык ялын бүлеп, Актаныш муниципаль район мәгариф идарәсе һәм методик үзәге хезмәткәрләре, мәктәп директорлары белән очрашты. Республикада мәгариф тармагы торышы, алып барылган эшчәнлек, яңалыклар турында сөйләде, мәктәпләрдәге проблемалар, аларны  хәл итү юллары хакында укытучылар белән фикер алышты.

Укучылар игътибарына аның чыгышыннан өзекләр китерәбез.

Үзгәрешләр

Мәгариф тармагының структурасын яңача булдыру юнәлешендә эш алып барабыз – һәр җирдәге кебек, биредә дә билгеле бер система булырга тиеш. Башлангыч мәктәпләр берсе дә ябылмый, укучы бар икән – эшли. Ә менә база мәктәпләре күп булырга тиеш түгел. Ул укучыга белем алу һәм үзен бар яклап үстерү, камилләштерү өчен җирлек булган, шартлар тудырылган, заманча җиһазландырылган булырга тиеш. Әмма, 40 укучысына 40 укытучы туры килгән мәктәпләрне база мәктәбе итү дөрес түгел. База - ул көчле белем йорты, чикле санда була.Анда кимендә 100-120 укучы бала булырга, киләчәктә тагын да укучылар саны арту юнәлешендә булырга тиеш.

Шулай ук, һәр районда коррекцион һәм кадет мәктәпләре булдыру зарур. Кайсыбер районнарда коррекцион мәктәп юк, кайберләрендә ул 19 гасыр ахырында ук, 20 гасыр башында төзелгән, карап торышка ук кызганыч, мескен хәлдә. Үзләрендә коррекцион мәктәбе булмаган баланы, ихтыяҗ туганда, я күрше районга җибәрәләр, әти-әнисе каршы төшсә инде, үзләрендә укыталар. Әмма бү күренешнең файдасына караганда зыяны күпкә зуррак – шул ук өлгерешкә дә, БДИ нәтиҗәләренә дә кагылышы була. Шуңа күрә хәзер мондый мәктәпләрне ачу турында сүз бара.

 Укытуны юнәлешле итү максатында эшләү кирәк. Бар кеше дә югары уку йортына керә алмый яки теләми – чынлап та, кеше өчен иң мөһиме тормыш итәргә эше һәм акчасы булсын. Мәсәлән, безнең авыл хуҗалыгы районы булган Актанышта иң мөһим тармаклар терлекчелек, игенчелек, агрегат заводы әйбәт кенә эшли. Димәк, шул тармакларга эшче көчләр әзерләү турында уйларга кирәк. Арча районында мәктәптә укучыга машина йөртү таныклыгы биреп чыгаралар,  кайбер урыннарда егетләрне трактор иярләү серләренә, ә кызларга тегү-чигүгә өйрәтәләр. Иң мөһиме – укучы өчен киләчәктә бу алган белемнәренең файдасы булсын.

Мәктәпләргә үз җир кишәрлекләрен булдыру кирәк. Монда төп максат – баланы эшкә өйрәтү. Шуңа өстәп, керем дә алсаң, мәктәпнең үз-үзен карауга мөмкинлеге була дигән сүз. Терлекчелек белән шөгыльләнү мәктәпләр өчен артык мәшәкатьле. Тукландыру, азык хәстәрләү мәсьәләләрен кайгырту авыр була дигән фикердәмен.  

Дәреслекләр турында

Мәктәпләргә дәреслекләр җитми, дигән үтенеч-сорау белән бик еш мөрәҗәгать итәләр. Моңарчы, мөгаллим нинди дәреслек белән укыячакларын үзе хәл иткән, шул сәбәпле, җитмәүчәнлек яисә дәреслекләрне укучылардан сатып алдыру күренеше килеп туган икән. Бу мәсьәлә хакында ныклап фикер алышып, без бер нәтиҗәгә килдек – моннан соң нинди дәреслек белән укыячакларын район мәгариф идарәсе хәл итә һәм безгә мөрәҗәгать итә. Минем тарафтан киләсе уку елы өчен исемлек 2012 ел ахырына әзер булырга тиеш дигән таләп куелды. Шулай ук, ата-аналардан мәктәп өчен акча җыю да матур күренеш түгел. Әти-әниләрне зар елатып, ремонт ясаганчы, тыныч күңел белән укыту отышлырактыр – мин бу хакта даими әйтә киләм. Район җитәкчелеге тарафыннан ярдәм күрсәтсәләр – менә моңа сөенмичә мөмкин түгел.  

Белем дәрәҗәсе

БДИ бирүчеләр арасында 80 баллдан күбрәк җыючы районнар, имтиханнарны бирә алмаучылар, Россия олимпиадаларында регион этапта җиңүчеләр, һ.б. - барысы 5 критерий буенча район мәгарифләре эшчәнлеген бәяләячәкбез.  

БДИга әзерлек укучылар белән даими барырга тиеш. Безнең Актаныш районы саф татар районы саналса да, белеме булган бала өчен ул киртә түгел. Имтиханнарны чиста үткәрү, ниндидер күчерү, алдап нидер эшләү кебек күренешләр булмасын өчен таләпләр тагын да катгыйланачак – шул юнәлештә эшлибез.

Татар теле дәресләрен без 11 сыйныфка кадәр укытабыз инде, тик, урыс телле балалар арасында мәктәпне бетергәндә ипи сорый белгән кеше дә бик әз. Димәк, программасын, методикасын үзгәртергә, грамматикага караганда, сөйләм телен үстерүгә күбрәк игътибар итәргә кирәк.

Безнең Актаныштагы гуманитар гимназияне уңай яктан бәялиләр – бу минем фикер генә түгел. Казанда, республика районнарында – Арча, Сабада тагын яңаларын ачу турында сүз бара.  

Балалар бакчалары

Республика буенча балалар бакчаларына чират 80 меңгә якын. Әлеге проблема бар районнар өчен дә хас. Иң күбе, әлбәттә, нәниләр – 2 яше тулмаганнар өчен, тик, шул ук вакытта, зурраклар өчен чират кечкенә яки юк дисәләр дә, ул бер төркемгә 15 урынына 25 бала йөрү юлы белән генә хәл ителгән булып тора. Безнең Актанышта да яңа бер балалар бакчасы салу зарурияте күптән бар иде – шул  якны кайгыртырга кирәк. Балалар бакчаларына капиталь ремонт әлегә күренми, ә карап йөрсәң, бик аяныч хәлдәгеләр дә җитәрлек”.

ТР мәгариф һәм фән минисры алда әйтелгән мәсьәләләрдән тыш, укытучыларның хезмәт хаклары, дәүләт программалары һәм грантлар хакында сөйләде, мәктәп директорларының сорауларына җаваплар бирде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International