Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тарафыннан 28 ноябрь көнне Нур Баян исемендәге хуҗалыкта гамәли семинар узды. Хуҗалык рәисләре, баш белгечләре катнашкан бу чарага муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелек итте.
Киләсе ел уңышы өчен кирәк булачак ашлама хәстәренә хәзер үк, бәяләр чамадан тыш артканчы тотыну зарурлыгы семинар саен искә алына. Моңа өстәп, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Д.Харисов ашламаны зур капчыкларда юнәтүнең хәерле булачагын ассызыклады – вакытны янга калдыру һәм икътисадый яктан отышлы булу белән аңлатыла бу. Чәчү орлыкларын бер урыннан икенче урынга бушатып зыян салмас өчен дә шушы зур сыйдырышлы капчыкларны файдалану уңай. Хуҗалыкларның хәле җиңелләрдән булмаса да, һичьюгы кредит алып, ашлама хәстәренә хәзер үк керү хәерле, дип басым ясалды семинарда.
Игенчелектә югары уңыш алуга төп тәэсир итүче эшчәнлек – орлыкларны яңартып тору, югары репродукцияле орлыкларга әһәмият бирү. “Һәр атна саен районда кимендә бер хуҗалык шушы мәсьәләне хәл итеп барса да, тиешле күләмдә орлыклар яңартылып бетәр иде”,- дигән фикердә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Р.Гарипов.
“Хуҗалыкта бар техника ГОСТ таләпләренә туры китереп, каты өслек белән каплатылган урынга саклауга куелган”,- дип бәяләде авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Н.Сәлимгәрәев.
“Нур Баян исемендәге” хуҗалыкның катнаш азык ясау цехында рапсны яраклы рәвешкә китереп терлекләргә бирү өчен файдаланылган җайланма башкаларга да гамәлдә куллану өчен үрнәк итеп китерелде. Елның һәр көнендә эшләп торган бу корылма ярдәмендә инде ике ел дуңгызларга аерым, МЭТкә аерым кушылмалар белән катнаш азык әзерләнә.
Яңа туган бозауларны әниләре сөтен алыштырырдай туклыклы азык белән тукландыру 900 мең сумга төшкән “Кормомама” дип аталган аппарат ярдәмендә башкарыла. Әлеге күренеш семинарда катнашкан һәркем өчен заманына тәңгәл яңалык булды. Биредә 100 теше бозау тәрбияләнә. Алар киләчәктә сәламәт, күп продукция бирүгә сәләтле сыерлар булып җитешерләр, дигән ышанычта хуҗалык.
Семинар ахырыныда “Нур Баян исемендәге” ҖЧҖ рәисе А,Гапсәләмов хуҗалыкта эш тәртибе, хезмәткәрләргә тудырылган шартлар, шул исәптән, дуңгызчылыкта алынган табыш хакында мәгълүмат бирде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д.Харисов гамәли семинарны йомгаклап, “Хуҗалыкта тыныч кына, элекке ысуллар белән генә эш башкарам, дип утыру ярамый. Үз юнәлешеңне табуда даими эзләнү, өйрәнү, яңалыкларга омтылу сорала”, - дип нәтиҗә ясады.