Яшьләр социаль проектлар төзүдә тәүге адымнарын ясадылар

28 ноября 2012 г., среда

ТР Аграр Яшьләр Берләшмәсенең күчмә семинары 23 ноябрь көнне Актанышта, «Яшьлек» МҮдә узды.  Актаныш районыннан  30га якын актив яшь белгеч чарада катнашып, социаль проектлар төзергә өйрәнүдә беренче сабакларын алдылар.

ТР Аграр Яшьләр Берләшмәсе рәисе булышчысы Сабирҗанова Ильмира район  яшьләрен «Авыл яшьләре» программасы белэн таныштырды. Семинар барышында яшьләр төркемнәргә  бүленеп, үз социаль проектларын төзүдә тәүге адымнарын ясадылар – үзләре өчен иң мөһим мәсьәләне үзәккә чыгарып, аның яңа чишелеш  юлларын эзләде, проектларын якладылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International