Куян халкына — яңа ФАП

15 октября 2012 г., понедельник

Сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзекләндерү, яңаларын төзү программасы нигезендә бу елда республикабызда авыл җирлекләрендәге модульле ФАПлар төзү хәрәкәте киң җәелде. Шундый объектларның берсе Актаныш муниципаль районының Уразай җирлеге Куян авылында 14 октябрь көнне үз ишекләрен ачты. 2012 елның 8 августында Җәлил поселогының “Благо” фирмасы тарафыннан төзелә башлаган яңа пункт авылга кергәндә үк кояш кебек балкып, әллә каян үзенә чакырып, дәшеп тора. Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүче Мансурова Румия үзе дә сөенечен яшерә алмый, авылның яше-карты да шатлык уртаклаша. Моңарчы эшләгән  ФАП инде 1978 елда ук сафка баскан булган, ул, чынлап та, яңартуга бик тә мохтаҗ иде.

Ачу тантанасына район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.Камаев, ТР фән һәм мәгариф министры Э.Фәттахов та килгән иделәр. Мәгълүм булганча, мәгариф министры итеп куелган Энгель Нәвап улы әле күптән түгел генә Актаныш муниципаль районы башлыгы булып хезмәт куя иде – үзе башлап җибәргән төзелешнең күркәм нәтиҗәсен күрү аның өчен зур канәгатьлек китерүен әйтеп китте ул үз котлавында. “Куян авылы хәзер фельдшер пунктына тиенде, инде авылда бер урам юлларын тәртипкә китереп бетерәсе һәм  клубны карыйсы бар. Куян халкы һәрчак җырлап эшләде, җырлап яшәде. Дәртле, тырыш халык гомер итә биредә. Аларны, һичшиксез, яңа клуб  белән сөендерү зарур”,- дип, җирлектә чишелеш көткән эшләрне дә искә алып китте ул.

“Бу объект авыл халкының яшәешен, төзеклеген тәэмин итәчәк, халыкның социаль ихтыяҗын канәгатьләндерәчәк. Куян авылы халкына сәламәтлек телим”,-дип, изге теләкләрен җиткерде Актаныш муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фаил Мисбах улы.

Авыл халкын бәйрәм белән нәни кыз-малайлар, авылның аксакалы Зәгъраф Латыйпов, Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хаев, Уразай җирлеге башлыгы Рузил Исламовлар  котлады, шушы җирлектән чыккан, хәзер Актанышта яшәүче берничә гаилә авылдашлары өчен чын күңелдән сөенеп, пунктка идән җәймәләре бүләк иттеләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International