Ярминкәгә рәхим итегез!

28 сентября 2012 г., пятница

Өлкәннәр көнендә ел саен районыбызда ярминкәләр оештырыла. Быел ул Актаныш, аскы Актаныш һәм Пучы җирлекләрендә узачак. Район хуҗалыкларына, җитештерү предприятиеләренә, авыл җирлекләренә шәхси секторда җитештерелгән продукцияне сату вакытында быел ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аерым төр продукцияләргә түбәндәге сату бәясен тәкъдим итә:

сыер ите  - 210-220 сум,

сарык ите – 230-250 сум,

кош ите – 90-100 сум,

ак май – 160 сум,

4,1% майлылыктагы сөт  – литры 18 сум,

дистә йомырка – 28 сум,

чөгендер – 10-12 сум,

бәрәңге – 8-9 сум,

суган 10-12 сум,

кишер – 10-12 сум,

бодай 6-7 сум,

арпа – 6 сум,

арыш – 6 сум,

төргәкле печән 700 сум,

салам – 400 сум,

1 машина тирес – 3000 сум.

Актаныш үзәгендә ярминкә вакытында хакимият бинасы каршында бөртекле культуралар, янәшәдәге машина кую урынында тере үлчәмдә терлек, гомуми мунча янында салам, печән, тирес сатылачак.

Шулай ук, актанышлылар үстергән продукция сентябрь-декабрь айларында Чаллы шәһәрендә Көньяк агросәнәгать паркында халыкка тәкъдим ителәчәк. График нигезендә, ике атна саен – 29-30 сентябрь, 13-14 октябрь, 27-28 октябрь, 10-11 ноябрь,  24-25 ноябрь, 8-9 декабрь, 22-23декабрь.

Ярминкәләр күңелле үтсен!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International