Спорт, физкультура һәм яшьләр сәясәте хезмәткәрләренең конференциясе

20 сентября 2012 г., четверг

Бүген “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә район спорт, физкультура һәм яшьләр сәясәте хезмәткәрләренең конференциясе узды. Чарада кунак буларак, республика балалар һәм яшүсмерләр спорт үзәге директоры М.Рәхмәтуллина, “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте җитәкчесе В.Мәхмүтов, Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Фәттахов, район Советы рәисе урынбасары И.Бариев катнаштылар.

Район Башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе А.Иманаев еллык эшчәнлеккә йомгак ясады.  
                      
  

Актанышта спорт

Районда спорт юнәлеше буенча ике учреждение -  балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм «Лачын» боз-спорт сарае базасындагы  спорт мәктәбе эшли. 2011-12 елда барлыгы 137 спорт корылмаларында 63 тренер-педагог хезмәт куйган. Бу уку елында Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә район буенча барлыгы 1199 бала төрле спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнгән. Бүгенге көндә спорт мәктәпләрендә штатта 18 югары, 8 махсус урта, 1урта белемле тренер эшли. Шулай ук, 12 югары, 11 махсус урта белемле педагог-тренер хезмәт куя. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең төп төрләре булып, татарча көрәш, шахмат, чаңгы, өстәл теннисы, җиңел атлетика тора.

      «Лачын» боз-спорт сарае автоном оешма булып 2009 елнын 30 декабрендә оеша. Бүген биредә хоккей,  чаңгы, ориентлашу һәм фигуралы шуу секцияләре эшли. Барлыгы 23 төркемдә 341 бала шөгыльләнә. Алар белән 12 тренер эшли.

Җиңүләр, яулаган үрләр

Ел дәвамында районыбыз спортчылары барлыгы 200 массакүләм ярышларда катнашкан, шуларнын 15е – Рәсәй, 46сы - Татарстан беренчелеге. А.Иманаев спорт өлкәсендә ирешелгән югары нәтиҗәләр, уңышлар турында мәгълүмат бирде.  Шулардан иңңнәре:

 - Татарстан Республикасы укучыларының VIII Спартакиадасында  Татарстанның атказанган спорт остасы тренер Галимжан Мансуров җитәкчелегендәге чангычылар командасы республикада I урынга ия булды.

- Тренер Анатолий Долгов җитәкчелегендәге “Лачын” кызлар хоккей командасы республикада I урында, тренер Илназ Хисамов җитәкчелегендәге шорт-трек буенча команда II урынны яулады. «Алтын алка» республика ярышында 1998 елгы егетләребез II урынны алдылар.

    -   2011 елның 4 сентябрендә Заволжье шәһәрендә 1996-98 елгы кызлар арасында Александр Невский Кубогына хоккей буенча Россия беренчелегендә “Лачын” командасы кызлары Татарстан өчен уйнап, I урын алып кайттылар.

       -  Агымдагы сезон нәтиҗәләре буенча, «Лачын» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе 15 майда Ялта – Зәй чаңгы базасында узган чаңгы федерациясе утырышында I урын алып, Кубок белән бүләкләнде. 

     -җинел атлетика буенча Ваншин Илнур (тренеры Ирек Мөхәммәтов) Россия җыелма командасы составында Европа беренчелегендә II урынга лаек булды, Россия жыелма командасы составында Фирүзә Җиһангирова  (тренеры Рузил Тимиров) 800м, 1500м, 3000м аралыгында Татарстан Чемпионы, 1500м аралыгында Россия Чемпионатында VI урынны яулады.

- милли көрәш буенча Актанышта узучы М.Ш.Шәймиев Кубогына ярышларда быел 48 районнан 432 егет көч сынашты. Актаныш командасы  I урында.

  - VIII укучылар Спартакиадасында кышкы һәм җәйге спорт төрләрен кушып,  Актаныш районы 957 очко жыйды, III урынны яулады.

  -Чаңгы-роллер буенча Идел буе федераль округ беренчелегендә катнашып, Айгөл Вәкилова Россия күләмендә 2км арага ярышта II урында, 5км арага ярышта III урынга лаек булды.

- Республикакүләм “Авыл яшьләре” уеннарында жинел атлетика төре буенча җыелма команда (Ваншин Илнур, Хажиев Равил, Вахитова Ләйлә, Җиһангирова Фирүзә) республикада I урынны яулады.

-13-18 июль көннәрендә Чувашия республикасының Чабаксар шәһәрендә узган Бөтенрәсәй авыл-спорт уеннарында, актанышлылар Татарстан Республикасының җыелма командасы составында чыгыш ясап,  механизаторлар бәйгесендә Россиядә I урын (Нәзлия Гобәева, Радик Гыйлфанов), савым операторлары III урын (Мөхәммәтов Ирек, Газетдинов Ренат), җиңел атлетлар II урын (Ваншин Илнур, Хаҗиев Равил, Вахитова Ләйлә, Җиһангирова Фирүзә) яулап кайттылар. Бар  төрләр буенча Татарстан җыелма командасы үз подгруппасында I урында, ә бөтен 62 команда  арасында VI урынны яулады.

-     2012 елның 6 маенда Актаныш муниципаль районы башлыгы Кубогына шахмат буенча узган республикакүләм турнирда шәһәр командалары арасында Актаныш II урында.

  А.Иманаев үз чыгышында спорт өлкәсендә  алып барылган  төзелеш эшләре хакында да мәгълүмат бирде: 2010 елның җәендә “Бүләк” урманына чангы-роллерда йөрү өчен трассага асфальт җәелгән иде, агымдагы елның 11 августында биредә яңа төзелгән Чангы спорт базасы ишекләрен ачты. Үзәк стадионны реконструкцияләү һәм универсаль спорт комплексын төзу эшләре алып барыла. “Иман” спорт комплексына капиталь ремонт ясау күздә тотыла.

Спорт – ул җиңүләр генә түгел, бер көлтә проблемалар да

БЯСМ директоры Ш.Латыйпов үз чыгышында конференциядә катнашучыларның игътибарын  үзәккә үткән кайбер проблемаларга юнәлтте: тренерларның атна-ай-еллар дәвамында ялсыз эшләве, еллык ялларының бик аз өлешен генә файдалана алулары (чөнки, республика һәм Россия күләмендә ярышлар даими уза – әзерләнергә, катнашырга, җиңү яуларга кирәк), балаларны тренировкаларга һәм ярышларга шәхси машиналарында йөртүләре, командировка өчен тәүлегенә нибары 150 сум бирелүче акчаның көлке дәрәҗәдә аз булуы, һ.б. мәсьәләләрне ассызыклады.

     Тагын борчыган мәсьәләләр -  көрәшнең дзюдо, самбо һәм ирекле көрәш төрләре буенча тренерлар юк. Балаларны “Лачын” боз-спорт мәктәбеннән хоккей буенча  Россия ярышларына йөртү өчен автобус кирәк.

Конференциядә катнашучы хезмәткәрләр республика балалар һәм яшүсмерләр спорт үзәге директоры М.Рәхмәтуллинага ярыш нәтиҗәләре авыл һәм шәһәр районнары арасында аерым бәяләнсен иде, дигән теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Бүләкләнделәр

“Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте җитәкчесе В.Г.Мәхмүтов, Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Фәттахов  командалары җиңүгә ирешкән спорт тренерларына, Бөтенрәсәй авыл-спорт уеннарында зур уңышка ирешкән спортчыларга бүләкләр тапшырдылар. Менә алар:

ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасы белән Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең җиңел атлетика буенча тренерлары Р.Тимиров, И.Мөхәммәтов, волейбол буенча тренер А.Гәрәев бүләкләнде.

                        

ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хатына Актаныш районы буенча туризм Федерациясе рәисе Ф.Гыйздәтуллин, волейбол Федерациясе рәисе И.Мирзаянов, Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече А.Хаҗиевалар ия булды.

                      

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге баш белгече Н.Гобәева, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең волейбол буенча тренеры Р.Газетдиновка тапшырылды.

                      

Актаныш муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән «Лачын» боз-спорт сарае базасындагы  спорт мәктәбенең чаңгычылар әзерләүче тренеры А.Хәбибуллин, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе баскетбол буенча тренеры Н.Габдуллин, Яңа Кормаш мәктәбе физик культура укытучысы Х.Зыязетдинов бүләкләнделәр.

                       

Актаныш авылының 300 еллыгы медале белән район инвалидлар җәмгыяте рәисе С.Әхмәтова, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе баскетбол буенча тренеры А.Гомәров, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе чаңгы спорт төре буенча тренеры Р.Нуриәхмәтов бүләкләнделәр.

                      

2015 елгы авыл яшьләре спартакиадасы - Актанышта

Конференция эшенә Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Фәттахов нәтиҗә ясады:

“Спортны үстерү өчен без шартлар тудырырга тиеш. Эшләнгән эшләр шактый. Әмма алга карап эш йөрткәндә, тормышка ашырасы ниятләр әле тагын да күбрәк. Әле яңа гына В.Г.Мәхмүтов белән киңәшләштек - 2015 елда узачак  авыл яшьләре спартакиадасын Актанышта кабул итәргә тулы мөмкинлек бар. Универсаль спортзал төзибез –аны тапшыру 2013 елга каралган. Шунда ук таулы чаңгы базасын төзү дә безнең планга кертелгән. Иске Идел суын чистарту һәм төзекләндерү юнәлешендә хәрәкәт башланды – димәк, су спорт төрләре оештырырлык төзелеш эшләре алып барачакбыз. 2013 елда үзәк стадионны ремонттан соң яңартып ачабыз. Ат спорт мәктәбе ачу турында күптән хыялланабыз-җыенабыз, быел инде махсус йөгереш сукмагы ясап,  Аскы Актанышта аның бүлекчәсен ачып җибәрергә кирәк.

Спорт төрләрен үстерү юнәлешендә тырышасы бар – картинг,  дзюдо, самбо, ирекле көрәш буенча тренерлар кирәк. Тренер булса, шөгыльләнүчеләр дә булачак. Менә әле безгә футбол тренеры килде – кичекмәстән төркемнәр тупларга, шөгыльләнүләр башларга вакыт”,- дип алда көткән эшләрне санады район башлыгы. Ул искиткеч зур һәм авыр хезмәтләре, куйган тырышлыклары  өчен  тренерларга  рәхмәтен җиткерде.

                     

Волейбол һәм хоккей уеннарын, календарь план нигезендә, октябрь аеннан ук оештырып җибәрү;  яшьләр белән элекке комсомол система буенча  эшләп, армиядән кайтучылар, уку тәмамлаучылар, районда хезмәт куючылар һәм эшсез йөрүчеләр белән элемтәдә торырга, исәп алып барырга, проблемаларын чишәргә ярдәм итәргә, дигән  тәкъдимнәрен кертте. Йомгаклау сүзе итеп, Э.Фәттахов: “Районыбызның  республикада горурланыр җирлеге бар, әмма Россиягә безне нәкъ менә спорт таныта. “Лачын” хоккей командасы Россия күләмендә ярышларда катнашып, Актанышны бар илгә танытып йөри кайчан әле Актаныш кыз-егетләре Россиядә хоккей уеннарында катнашып, җиңүләр яуларлар иде! Шулай булгач, спортка игътибар да, мөгамәлә дә югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Тренерларны кадерләп, саклап, санлап торырга тиешбез. Материаль-техник базаны да кайгырту зарур”,- дип белдерде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International