Район оешма-предприятиеләре, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре катнашында бүген район Советының утырышлар залында киңәшмә узды. Аны район башлыгы Э.Фәттахов алып барды.
Утырышта төп ике мәсьәлә каралды: 6-9 июль көннәрендә районыбызда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә узачак республика семинарына әзерлек мәсьәләләре һәм 2012 елның үткән биш аенда алкогольле эчемлекләрне куллану нәтиҗәләре.
Беренче көн тәртибе буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Д.Харисов чыгыш ясады. Ул республика семинары көннәре, программасы белән таныштырды, тәмамлыйсы әзерлек эшләрен барлады. Район башлыгы тарафыннан хуҗалык җитәкчеләренә тиз арада күпьеллык үләннәрне беренче чабуны төгәлләү бурычы куелды. Шулай ук, шәхси хуҗалыкларга печән чабу өчен хуҗалыкларның буш болын-аланнарны бүлеп бирү зарурлыгы кисәтелде.
Икенче көн тәртибе буенча алкогольле эчемлекләрне сату күләме, Татарстанда җитештерелгән һәм читтән китертелгән исерткечләрнең сатуга чыгарылу дәрәҗәсе турында иң элек район Башкарма комитетының икътисад буенча урынбасары М.Гыйлаева чыгыш ясады. Ул, шулай ук, аерым эшмәкәрләрнең эшчәнлегенә анализ ясады.
Исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә эшләнгән җинаятьләр хакында Россия ЭЭМның Актаныш районы буенча бүлек башлыгы Р.Мөхәммәтҗанов мәгълүмат бирде.
Алкогольле эчемлекләр кулланудан җитди зыян күрүчеләр хакында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан территориаль идарәсе Яр-Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Л.Хафизова таныштырды.