Казан ратушасында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Афзаловага багышланган яңа китапны тәкъдир итү кичәсе булды.
Уникаль басма өч өлештән, 544 биттән тора. Беренче өлештә – җырчының үз хатирәләре һәм биографиясе, икенчесендә – аның иҗатын яратучыларның, хезмәттәшләренең истәлекләре, өченче өлештә кушымта (ноталар, аудиоязмалар – җырчы репертуарындагы 100 җыр тупланган МР3 диск, шәхси архивыннан фотолар) урын алган.