Кулларыннан гөл тама

22 мая 2012 г., вторник

Башкалабызның  Г.Камал исемендәге академия театрында 19 нчы май көнне Актаныш сәнгатькәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән  иҗат –хисап концерты Казанда гомер кичерүче якташларыбыз өчен дә, сәнгать сөючеләр өчен дә чын бәйрәм төсен алды.

Бәйрәм театр бусагасыннан ук башланды:  фойеда районыбыз оешма-предприятиеләрендә җитештерелгән товарлардан, балалар иҗат үзәкләренә түгәрәкләргә йөрүче кыз-малайлар,  лаеклы ялга чыккан өлкәннәр тарафыннан ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде.

                            

“Акчарлак “ ҖЧҖ җәмәгать туклану оешмасы, “Актаныш”  рестораны, “Актаныш кулланучылар җәмгыяте”, “Актаныш икмәк предприятиесе”, “Актаныш – икмәкҗәмгыяте үз икмәк продукцияләрен, казанлыларга искиткеч тәмле һәм авыздан сулар килер дәрәҗәдә ымсындыргыч милли камыр ризыклары: чәк-чәк, гөбәдия, кош теле, катлы пироглар, хәтта тәбикмәккә кадәр пешереп алып килгәннәр.

                             

                           

                           

Шәхси эшмәкәр Г.Авзалов казылыклар, каклаган казлар;  “Нептун” ҖЧҖ районыбыз сулыкларында каптырылган, озынлыгы 1,5 метрдан, авырлыгы 20 кг нан  артык дәү тере җәен, ысланган, киптерелгән балыклар; “Майсызландырылган коры сөт заводыүзләрендә җитештерелгән продукцияләрне тәкъдим итте.  Актаныштан алып килгән ак майны һәрчак көтеп алалар.  Бу юлы да шулай булдыәле концертка әзерлек барган чакта ук, театрда хезмәт куючылар, майга чиратка тезелделәр.

                             

                            

ҮзәкҖЧҖ үзебездә үстерелгән экологик яктан чиста кыяр-помидорлар һәм 0,5-1,5, 19 литрлы шешәләргә тутырып алып килгән Актанышның Изгеләр чишмәсе суын сатуга тәкъдим итте.

                            

Шулай ук, “Карагай” ҖЧҖ агачтан юнып-кырып ясалган эшләнмәләре, балалар иҗат үзәге, Игелек үзәге кул эшләреннән күргәзмә әзерләгәннәр иде.

                             

                           

Узган 2011 елда гаилә фермасы төзеп, страуслар үрчетү-үстерү белән шөгыльләнә башлаган М.Дәүләтовның нәкъ менә Казан  концерты алдыннан кошларыннан алынган 4 страус йомыркасын балалар иҗат үзәгендә шундый итеп бизәкләгән-матурлаганнар, атаклы Фаберже йомыркалары бер читтә торсын!

                            

Күргәзмәләрдә кызу сәүдә кайнады, кызыктырып- ымсындырып торучы товарлар арасыннан кайсын сайларга белми аптырап йөрүчеләр дә күзгә ташланды. Концерт –тамашадан соң да әле тамашачылар таралырга ашыкмады – янә бер кат Актаныш тәмен, исен, төсен, тормыш-яшәешен  үзләренә сеңдергән күргәзмә өстәлләре арасында йөрделәр, сайлады-сайландылар, шаяра-көлешә үзара һәм сатучылар белән аралаштылар, бәйрәмне һәм алып килгән товарларны мактадылар. Бик күбесе исә өйләренә  кулларына Актаныш уңганнары җитештергән товарларны тотып кайтып киттеләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International