Актаныш сәнгатькәрләренең бай эчтәлекле матур концерт тамашасы әзерләп яисә драма әсәрен сәхнәләштереп, районыбыз, күрше төбәкләр һәм башкалабыз – Казан тамашачысына тәкъдим итүе инде күптән күркәм гадәткә әверелде. Быел исә актанышлыларның горурлыгы – М.Җәлил исемендәге премия лауреаты “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле оешуга 45 ел тулу уңаеннан “Олы юллар сызганнарны тамырлардан күреп танырлар” дип исемләнгән иҗат –хисап концерт программасын Казан тамашачыларына Г.Камал исемендәге академия театрында 19 нчы майда тәкъдим иттеләр.
“Бу – концерт кына түгел, безнең өчен бу чара – якташлар, дуслар, актанышлылар белән очрашу, Актаныш сулышын тою, суларын эчү, Актаныш кырларында үскән икмәгеннән авыз итү, сагыну хисләрен басу дигән сүз”,- дип фикерләре белән уртаклашты тумышы белән Иске Байсар авылы кызы Г.Шәрхемуллина. Әлеге фикер бик күпләр өчен уртак иде.
Бәйрәм театр бусагасыннан ук башланды: фойеда районыбыз оешма-предприятиеләрендә җитештерелгән товарлардан, балалар иҗат үзәкләренә түгәрәкләргә йөрүче кыз-малайлар, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр тарафыннан ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде.
Концертка килүчеләрне Актаныштан чыккан җырчыларның туган ягыбыз, авылларыбыз турында башкарган җырлары каршы алды, түрдә исә кадет мәктәбе тынлы уен кораллары оркестры сәламләде.
“Олы юллар сызганнарны тамырлардан күреп танырлар” дип исемләнгән иҗат –хисап концерт программасына Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, 45 еллык тарихы булган “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбленең ветераннары чыгышлары да, ансамбльнең бүгенге көче дә, киләчәген тәшкил итәчәк яшь буын талантлары чыгышлары да сыйган, чорлар бәйләнеше матур үрелеп бирелгән иде. 220 сәнгатькәр катнашында ике сәгать ярым барган концерт бер сулышта үтте, вакыт узганы сизелмәде дә. Тамашачылар концертны искиткеч җылы кабул иттеләр, артистларны чәчәкләргә күмделәр.
“Ел аралаш без шундый зур концерт белән Казан тамашачысы алдында имтихан тотарга киләбез. Камал театры сәхнәсенең нинди сәхнә икәнен яхшы аңлыйбыз, безнең өчен – бу зур дәрәҗә. Узган ел исә театр әсәре сәхнәләштереп алып килгән идек – М.Кәримнең “Кыз урлау” комедиясе белән безнең сәнгатькәрләребез республика бәйгесендә гран-при яулап кайттылар. Инде теләгебез – алга таба да арада бәйләнешләр өзелмәсен, аралашып, күрешеп яшик”,- диде тамаша ахрында сәхнәгә күтәрелгән Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов. Барлык якташларны һәм кунакларны ул алда көткән милли бәйрәмебез – Сабантуйларына чакырды.
Татар Республика инкассация идарәсе башлыгы, якташыбыз В.Х.Вахитов Актаныш якташлар җәмгыяте исеменнән район башлыгына, әлеге матур чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде, истәлек бүләкләре тапшырды: “Актанышлар алар эшли дә, җырлап-биеп ял да итә белә. Кайсы яктан карасаң да, һәрчак алдынгылар. Мин үземнең шул төбәк кешесе булуым белән һәрчак горурланып яшим. Рәхмәт сезгә”,- дип белдере ул ихластан.