Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов котлавы

19 мая 2012 г., суббота

Барлык районыбыз журналистларын, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен, полиграфия хезмәтчәннәрен, журналистика ветераннарын һәм аның серләренә төшенә башлаган яшьләрне Татарстан Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.

“Актаныш таңнары” газетасының 80 еллык тарихы бар. Әлеге вакыт эчендә газетаны чыгару, халыкка җиткерү юнәлешендә кемнәр генә хезмәт куймады. Мәгълүмат туплыймы алар, райондашларыбыз тормышын, район сулышын яктырткан яки аналитик мәкалә әзерлиме, газетаны басмага салу тармагында хезмәт куямы – һәркайсы үз эшен намус белән башкара, җаваплылык хисе белән, газета укучылар кулына вакытында килеп керсен өчен бар тырышлыгын куялар.

   Нәкъ шушы матбугат көнендә без җирле телевидение һәм радио хезмәткәрләрен дә бәйрәм белән тәбрик итәбез. Актаныш халкы сезнең тапшыруларны көтеп ала, яратып тыңлый һәм карый. Халыкның хөрмәтен яулап алгансыз, мәхәббәтен казангансыз икән – моның төбендә даими иҗади эзләнүләр, мәгълүматны кызыклы итеп җиткерә белү осталыгы ята.

Ә киләчәккә бурычлар элеккечә кала: меңләгән аудиториянең ышанычын югалтмаска; кешеләргә катлаулы икътисадый, социаль вәзгыятьтә дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итәргә; район халкына мәгълүматны соңга калмый вакытында ирештерергә, базар шартларында ышанычлы эшләргә. Бу катлаулы юлда журналист һөнәренең югары стандартлары, үз укучыларына, радио тыңлаучыларга, телевизор караучыларга ихтирамлы мөнәсәбәт, хакимият белән җәмгыять арасында рухи күпер булуны аңлап эш итү төп юнәлеш булып калсын.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле дуслар! Сезгә, халык ышанычын, ихтирамын аклап, зур иҗади уңышлар һәм исәнлек-саулык телим.

Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International