11 май көнне Актаныш гуманитар гимназия-интернатының актлар залында Яр Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының ректоры Мостафина Ф.З., Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаттахов Э.Н., социаль эшләр буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамсунова Л.Җ., мәгариф бүлеге җитәкчесе Салихов В.М., ИМҮ мөдире Имамова Р.А. катнашында гимназиянең киләсе уку елына фәнни-методик эш юнәлешләре билгеләнде, чаралар планы каралды. Укытучыларның белемен күтәрү буенча перспектив план белән таныштырылды. Укучыларның җәйге ял планы буенча фикер алышу булды.