Ут күршеләр белән тәҗрибә уртаклаштылар

16 мая 2012 г., среда

11 май көнне Уфа шәһәренең Рәми Гарипов исемендәге 1 нче  башкорт гимназиясенең бер төркем укучылары һәм укытучылары  Актаныш гуманитар гимназия-интернатына кунакка килделәр. Гимназиядә укучылар белән очрашу, түгәрәк өстәл артында кызыклы һәм мәгънәле сөйләшүдән тыш, ут күршедән кунакларны Актаныш авылы белән таныштырдылар, “Лачын” боз сарае, “Иман” спорт сарае,  Җиңү паркына алып бардылар.

Кичен башкорт гимназиясе укучылары Актаныш халкына  зур бүләк ясадылар – район мәдәният сараенда үзләренең ансамбльләренең концертын тәкъдим иттеләр. Тамашачы үз чиратында, укучыларның  милли биюләрен,  оста итеп курайда уйнауларын, башкорт телендә җырланган  җырларын  зур алкышлар белән    каршы алды.

                              

                              

                              

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International