Җырлап-биеп, күңел ачып яшәүләргә ни җитә

14 мая 2012 г., понедельник

Районыбыз оешма-предприятиеләре  үзешчән сәнгать коллективларының айдан артык дәвам иткән смотр концертларына йомгак 12 май көнне район мәдәният сараенда ясалды.

Әлеге дәвамлы чарада барысы 12 оешма,  650гә якын үзешчән катнашкан.  Һәр коллектив җырчы-биючеләрен, сәхнә осталарын барлады, яңа яшь талантлар да үзләре хакында белдерделәр. Көндәлек хезмәттән тыш, оешмалар ай дәвамында сәхнә ыгы-зыгысы, мәшәкатьләре белән гөрләп яшәде. Әлбәттә, мондый иҗади бәйгеләр гадәти тормышка күңелле яңалык булып үтеп керә, хезмәттәшләр арасында яңа бер җылы атмосфера, иҗат дулкынлануы хөкем сөрә башлый. Кызганыч, бәйгедә көчләрен сынарга, һәвәскәр үзешчәннәрен барларга теләгән оешма-предприятиеләр саны гына елдан-ел кими бара. Быел да бәйгегә 35 оешма катнашырга тиеш булган.

Ә инде чын күңелдән иҗат уты белән янып-көеп, бар көчләрен куеп әзерләнүчеләр дип, районның ветераннар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр җәмгыяте коллективларын атадылар. Һәр чыгышларын камил дәрәҗәгә җиткергә тырышканнар: музыка уен кораллары ансамбле башкаруындагы татар халык көйләренә тезмә үзе генә дә ни тора! Гармунга кушылып озын халык җырларын моңлы сузулары күңелнең әллә кайларда яшеренеп яткан хисләрен кузгатып җибәрә...

                                       

Актаныш үзәк хастаханәсе коллективы элек-электән дәртле биюләре, җырчы сандугачлары белән дан тота иде. Быел да алар концертка биш күмәк бию әзерләгәннәр. Сәхнәдә ут өертеп бөтерелгән кызларга карап, чынлап та, без белгән табиблар, ак халат ияләреме соң болар, әллә чын биючеләрме, дигән сорау туды хәтта.

                                       

Актанышның 1 санлы мәктәбе коллективы шулай ук, матур куелган үзенчәлекле биюләре, 2 санлы мәктәп халык уен кораллары ансамбле чыгышы белән истә калды.

                                       

                                      

                                      

80 санлы һөнәри лицейның  200 кешелек хоры  бик тәэсирле булды.

Гомумән, һәр иҗат коллективы турында иркенләп, аерым сөйләргә мөмкин булыр иде.

Инде йомгак нәтиҗәләренә килгәндә,

I урынны Актанышның 1 санлы мәктәбе һәм 2 санлы мәктәп бүлеште.

II урынны кадет мәктәбе белән ветераннар җәмгыяте уртаклашты.

III урынны исә үзәк хастаханә, “Лачын” боз спорт сарае, 80 санлы һөнәри лицей коллективлары яулады.  

Актаныш  муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов барлык үзешчәннәргә тырышлыклары, осталыклары, матур чыгышлары өчен рәхмәтләрен җиткерде, җиңүчеләргә  акчалата премияләр тапшырды.

                                                    

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International