“Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе” темасына бүген аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбендә Башкортостан Республикасының атказанган укытучысы, бик күп китаплар авторы Вил Казыйханов 5-6 сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде. Әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Шәмсунова, район мәгариф идарәсе белгечләре, мөслимә-мөгаллимәләр катнашты.
.jpg)
Мәгълүм булганча, бу уку елы ахырыннан – май аенда районыбызның 11 мәктәбендә укучыларга әхлак тәрбиясе дәресләре керә башлый. Әлеге ачык дәрес шушы матур башлангычка бер юнәлеш бирү, үрнәк рәвешендә тәкъдим ителде.

Соңыннан укытучылар бергә фикер алыштылар, әлеге сыйныф укучыларының әти-әниләре белән җыелышып, киңәшләштеләр.
Киләсе уку елыннан әхлак дәресләрен районыбызның барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында укыта башлаячаклар.