Майның соңгы көннәрен барлыйбыз. Бик тиздән терлекчелек өчен азыкка мул җәй айларына керер вакыт җитә. Күпьеллык тәҗрибә шуны күрсәтә: комплекслы якын килгәнд генә терлекчелектән отышлы файдаланып була.
11 май көнне район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Д.Харисов җитәкчелегендә идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, ферма мөдирләре, баш икътисадчылар, зоотехниклар, хисапчылар катнашында терлекчелек тармагының апрель ае эш йомгакларына багышланган 24 форма киңәшмәсенең гамәли өлеше “Эконом”ҖЧҖ нең җәйләвендә башланып китүе шушы хакыйкатьне янә бер кат искәртү ниятеннән иде.


Югары Яхшый җәйге лагеренә маллар 10 нчы май көнне күчерелгән. Фермада терлек калмаган. Биредә технологияләрнең төгәл үтәлүен район баш мал табибы Х.Бәдертдинов семинарда катнашучыларга үрнәк итеп китерде: бокслар эшли, яшь бозаулар өчен урыннар көйләнгән, ясалма орлыкландыру, ветеринар хезмәте – һәммәсе таләпләргә җавап бирерлек итеп оештырылган.
Көн кадагына куелган төп мәсьәлә- савымны өч тапкырга көйләү. Шул очракта бозауларга сөт тә эчерелә, сыерларда еш күзәтелә торган мастит авыруына да чик кую чарасы бу.
Моннан тыш, Х.Бәдертдинов семинарда катнашучыларның игътибарын терлекләрдән бушап калган фермаларны чистартып, дезинфекцияләү, малларны вакцинацияләү, канэчкеч бөҗәкләргә каршы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләренә юнәлтте.
Семинар Югары Яхшый авылы мәдәният йортында агымдагы елның 4 аена һәм апрель ае эш күрсәткечләренә йомгак ясап, дәвам итте.
Киңәшмәдә, шулай ук, терлек азыгы әзерләү техникаларын 15 майга кадәр кабул итеп, сафка бастырырга, дигән бурыч җиткерелде. Терлек азыгы әзерләүдә аның күләменнән бигрәк, сыйфатына игътибар арттыру зарурлыгына басым ясалды.
Апрель ае дәвамында бер сыерга сөт сату, бер баш мөгезле эре терлеккә ит җитештерү, алынган бозауларның сакланышын исәпкә алып, I урынга “Әнәк” агрофирмасы лаек дип табылды.

II урында – “Тамыр” ҖЧҖ, III урында – “Эконом” ҖЧҖ.