Җиңүнең 67 еллыгына багышлап

11 мая 2012 г., пятница

Бүген Пучы мәктәбе базасында мәктәп  укучылары арасында җиңел атлетика буенча Җиңүнең 67 еллыгына багышланган Спартакиада ярышлары узды. Бәйрәм төсен алган әлеге чарада 30 команда үзара кыч сынашты. Бәйгеләрдә укучылар 100 м, 200м, 400м, 800м, 1500м, 3000 метр аралыкка  узыштылар, граната ату, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү спот төрләрендә ярыштылар.

Нәтиҗәләргә килгәндә, төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында I  урынны – Чалманарат, II урынны Иске Айман, III урынны – Әтәс мәктәпләре командалары яулады.

Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында исә Актанышның 2 нче санлы мәктәбе I, Актанышның 1 нче санлы мәктәбе II, Пучы мәктәбе  III урыннарга ия булдылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International