Быел Актанышның район үзәге һәм авыллары Сабантуй бәйрәмәрендә исерткеч эчемлекләр, шулай ук, сыра да сатылмаячак. Бу хакта бүген оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашында узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Э.Н.Фәттахов белдерде. Киңәшмәдә Сабантуйга әзерлек чаралары, бәйрәмгә кадәр башкарыласы эшләр хакында сөйләштеләр.
Бәйрәм мәйданын һәм тирәсен, трибунаны, сәхнәне төзекләндерү, балалар өчен уен мәйданчыгын тулыландыру, яңа корылмалар белән баету, җәйге кафелар урнаштыру – киңәшмәдә күтәрелгән төп мәсьәләләр шулар иде. Һәр эш-гамәл өчен җаваплылар билгеләнде.